Әни мине танымады
Ярый әле бу баланы әбисе килеп алган
Әнисе бала табу йортында калдырып чыгып китеп, бераздан әбисе килеп алган бала турында язгансыз.
Менә мине берәү дә килеп алмады. Балалар йортында тәрбияләндем. Гомер буе әти-әниемне үлгән дип уйлап йөрдем. Үсеп җиткәч әнинең исән икәнлеген белдем. Эзләп тә таптым мин аны. Тик тапмаган гына булсамчы.
Әни мине танымады. Тумас борын калдырып киткән улын ничек танысын инде ул. (Алай дисәң, бу кадәр әниеңә ошарсың икән, диде әби. Әйе, әби. Ул да булган икән минем. Яхшы кешеләр әйтте. Күрештем дә. Әнинең кая яшәвен дә аннан белдем.) Әллә ничек булып китте. Мин аны күрергә дип ерак юлларны якын итеп килдем, ә ул. “Кем син?” – дип сорады төксе генә. “Мин синең улың булам, – дим. “Минем улым юк, үлде, – ди ул. “Юк, мин исән, әни, исән. Менә бит ул, синең каршыңда торам”, – дим өзгәләнеп. “Минем өчен үлгән. Синең аркаңда бөтен тормышым бозылды. Сиңа узмаган булсам, хәзер бар да башкача булыр иде”, – диде әни йөземә бәреп.
Югалып калдым. Тик шулай да өметемне өзмәдем. Аның кочагына атыласым, күкрәгенә башымны саласым килде. Күрдем бит, күрдем, таныды ул мине, күзләрен яшь каплады. Тик үзенә якын җибәрмәде. Салкын карашы әле дә күз алдымда, йөрәгемне өшетә. “Әни, нишлисең син, әни”, – дип өзгәләнүемә дә карамады, куып җибәрде.
Менә шундый хәлләр дә була ул дөньяда. Ярый әле бу баланы әбисе килеп алган. Югыйсә, ул да кайчан да булса әнисе барлыгын белеп өзгәләнер иде.
Мансур
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев