Әниемә бүләгем: Арчаның беренче балалар бакчасында Әниләр көнен билгеләп үттеләр
Ноябрь ае кояш нурына саран ай булса да, ай ахырында күңелләргә шатлык хисләре тутыручы бер көн бар, ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләнеп үтелүче Әниләр көне.
Ноябрь ае кояш нурына саран ай булса да, ай ахырында күңелләргә шатлык хисләре тутыручы бер көн бар, ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләнеп үтелүче Әниләр көне.
Әлеге күркәм көннән илебездә беркем дә читтә калмыйдыр. Балалар бакчасыннан башлап һәр буын вәкиле газиз кешесен сөендерергә тырыша бу көнне.
Әлбәттә, Арчаның 1 нче балалар бакчасы да читтә калмый. Быел да без, балалар белән бергәләп ай башыннан ук Әниләр көненә әзерләнә башладык: әниләргә нәниләр үз куллары белән ясаган бүләкләрен әзерләде, җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр.
Бакчабыздагы зурлар төркеменә йөрүче балалар әниләрен 28 ноябрь көнне бәйрәм иртәсенә җыйды. Бәйрәмдә балалар әниләренә атап шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, матур биюләрен күрсәтте. Шулай ук әниләре белән бергәләп күңелле уеннарда катнаштылар. Әниләренә үзләре әзерләгән бүләкләрне тапшырганда сабыйларның йөзендә балкыган шатлык нурларын берни белән дә чагыштырып булмый! Бәйрәмнең күңелле мизгелләре фото, видеоларда гына сакланып калмыйча, әнә шул нәни куллар җылысы белән ясалган кадерле истәлекле бүләкләрдә дә чагылачак.
Гөлнара Зиннәтова, Рузалия Шакирова,
Арчаның беренче балалар бакчасы тәрбиячеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев