erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аның язмышына шулай язылган

Бу гаиләдән башка авылны күз алдына китерүе дә кыен

Элекке заманнарда авылларны язылмаган законнар белән дә саклаганнар. Мәсәлән, төп нигездә төпчек малай калырга тиеш. Өлкәнрәкләр башка чыга яки шәһәргә китә. Менә шулай нигез дә, авыл да саклана. Үземнең туган авылга кайтканда да буш йортларны күргәч моңсу булып китә, аларда да өч яки дүрт малай бар иде бит, шул нигезләрдә берәр малай калган булса...
Кереш өлешен ни өчен шулай башладыммы? Дәвамын укыгыз, җавабын шуннан табарсыз.

Һәр кешенең язмышы алдан язып куелган, диләр. Кашшаф Рәхмәтуллин да  мантыйк буенча бүген Шура дигән авылда түгел, ә Казахстан дигән чит илдә яшәп ятарга тиеш иде бит. Аңа дүрт яшь вакытта әти-әнисе өч баланы алып Казахстанга китеп бара.
– Мин  авыл малайлары  белән урамда чабып йөргәнне генә хәтерлим, – ди Кашшаф. – Казахстанга  барып җиткәч мине авылга кайтарыгыз, әбине төштә күрдем дип, елаганмын. Аптырагач мине Шураның Минсара апага ияртеп кайтарып җибәрергә мәҗбүр булалар.

Ә анда Маһишәрәф әби белән аның кызы Рәшидә апа чиксез куанып каршы алалар. Өйгә ир заты бик кирәк. Маһишәрәф әбинең ире Рәхмәтулла Казахстанда бер байда ялчы булып хезмәт итә.  Бик булган кеше була, русча да яхшы белә, укый, яза. Балта остасы, ташчы, чүлмәк тә ясый. Бай бик ярата үзен, революция булгач үзе киткәндә бар байлыгын Рәхмәтуллага  калдырмакчы була. Әмма ул баш тарта, вакыйгаларның ни белән бетәсен чамалый,  туган авылына кайта. Монда аны ярлылар комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Әмма мәкерле авыру 1939 елда аны якты дөньядан алып китә. Хатыны Маһишәрәфкә: “Герман сугыш башлый, чамала, мин булмам“, – ди. “Бабайның колак радиосы булган, ул дөньядагы хәлләрдән хәбәрдар булган“, – ди Кашшаф.

Сугыш озак көттерми, Маһишәрәфнең газиз уллары Зиннәтулла белән Габделнур фронтта һәлак булалар. Сугыштан соң да авыл кешесенең тормышы җиңел булмый. Өченче уллары Мәннәф тә хатыны Фагыйлә һәм өч бала белән Казахстанга китә. Анда аларның тагын өч балалары туа.
– Дүрт яшьлек сабый ничек әти-әнидән аерыла алды икән? – дим Кашшафка.
– Минем әби, Рәшидә апа кебек әйбәт кешеләр тагын бармы икән! – ди ул. – Алар  миңа күңелсезләнергә ирек бирмәде. Аннан авылда иптәш малайлар күп иде, шулар белән укырга кердем, әйбәт укыдым. Рәшидә апа күп һөнәргә өйрәтте. Ул  тальян гармунда уйный, җырлый иде. Гармунда уйнарга мәҗбүри өйрәтте дисәң дә була, бармакларны гармун телләренә бәйләп куяр иде. Аннан  хромкада уйнарга үзем өйрәндем инде. Әти-әнигә килгәндә, алар авылга кайткалап тордылар. Әти балта остасы, балыкчы, башка күп һөнәрләр иясе иде. Араларыбыз суынмады, әле дә Казахстандагы туганнар белән хәбәрләшеп торабыз. Ильяс абый Арчада яши.
– Әти-әниләрегез кунакка кайтканда алар белән китәсе килгән вакытлар булмадымы?
– Юк, алар киткәндә качып кала идем. Яңа Кенәрдә 10 класс бетердем, аннан киномеханикка укыдым, авылларда кино күрсәтеп йөрдем. Рәшидә апа колхоз умарталыгында эшләде, мине дә кортчы итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу умарталыкта минем дә булган бар иде. Андагы тәртип! Рәшидә апа бик тә тәртип ярата иде. Йөздән артык умартаны карау өчен күпме тырышлык та кирәк.
 – Хатыным Халидә белән әле дә умарталык урыннарына баргалап киләбез, – дип уфтана Кашшаф. – Хәзер анда бернәрсә дә юк инде...
Шурага килгәч тә Кашшаф белән йорт-җирләрен, бакчаларын карап йөрдек. “Менә монысын апай белән төзеп чыктык, – дип абзар-сарайларны күрсәтте ул. Һәркайда сыерчык оялары. “Узган ел Халидәгә 60 яшь тулды, шул хөрмәткә яңа оя ясап элдем, быел анда беренче балаларын үстерделәр. Быел карлыгачлар аз килдеме, безнекеләр күренмәде. Рәшидә апа да табигатьне, кошларны бик ярата иде“.

Кашшаф шактый еллар ау хуҗалыгында егерь да булып эшләде. “Бервакыт урман әтәче алып кайттым, – ди ул. – Апай ник аттың шундый матур кошны дип, кирәкне бирде. “Башка кагыласы булма!“ – диде, шулай эшләдем дә“.
Әле анысын әйтмәгәнмен икән, Кашаф белән Халидә килүгә чәйгә чакырдылар. “Безне апай кеше килсә, чәй эчерми җибәрмәгез, аның белән дөнья бетми!“ – дип әйтә торган иде, – диде Кашшаф. – Чәйнең дә ниндие әле – Казахстан тарысыннан ясалганы!“
Ни өчен Казахстан дигәнен чамалап була, ә менә тарыдан нинди чәй тагын? “Казахстанда гадәти  әйбер ул, – диде Кашшаф. – Тарыны казаннарда озаклап кайнаталар, шул чәйне эчәләр“. Чыннан да, менә дигән чәй! Янында телеңне йотарлык кыстыбый да бар бит әле!


Сүз үзеннән-үзе аларның гаилә тарихына күчте. “Мин Халидәнең апасы белән бергә укыдым, – ди Кашшаф. – Алар өч кыз – сеңлесе Халисә дә бар иде. Халидәне алып кайту үзе бер кызыклы вакыйга булды. Күрше авылда кино куйдым да, сәгать 9лар тирәсендә Шура клубына кайтып кердем. Халидә шунда. “Әйдә, безгә киттек!“ –  мин әйтәм. Шулай өйгә кайтып кердек, Рәшидә апа аптырамады, әйбәт гаиләдән, әйбәт булган, диде. Икенче көнне никах укыттык“.

Менә шул көннән башлап бергәләп гомер итәләр, бер ул, ике кыз үстерделәр. Шушы урынга җиткәч икесенең дә йөзләрен моңсулык басты, күзләр яшьләнде. Уллары Айзат мобилизация буенча хезмәт итә, күптән түгел генә ялга кайтып киткән. “Тизрәк дөньялар тынычлансын да, исән-имин әйләнеп кайтсыннар инде“, – дип тели алар.
– Мин үзем иң рәхәт еллар дип армиядә хезмәт иткән  елларны саныйм, – ди Кашшаф. – Ил чигендә хезмәт иттем мин. Анда бер-береңне рәнҗетү, үпкәләшү дигән нәрсәләр булмады. Күпме еллар үтсә дә, әле дә бер-беребезнең хәлен белеп, хәбәрләшеп яшибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев