"Апа, сез шундый чибәр, акыллы, минем абый белән танышыгыз әле..."
Гади генә итеп, яратып авылдашыбыз Рәвия Шаймуллинага “Рәвия апа”, өлкәнрәкләр “Рәвия” дип кенә дәшәбез. Чөнки ул безгә якын, кадерле үз кеше...
Озын коңгырт чәче билгә җиткән, калын толымлы бу мөләем кыз бала Курса Почмак авылына укытырга килә. Балалар гына түгел, балаларның әти әниләре дә Рәвия туташны яратып өлгерә.
Ирек исемле малай башлангычта укып йөри. Беренче укытучысы Рәвия ханымның башын, бу малай күп катыра.
- Апа, апа, бер сүз әйтим.
- Дәрес вакытында сөйләшмиләр, Ирек.
- Апа ул “важный” сүз.
- Йә, әйт инде.
- Минем абыем армиядән кайтты. Ул Чехословакиядә хезмәт итте. Апа, сез шундый чибәр, акыллы, минем абый белән танышыгыз әле.
– Ничек итеп?
– Ә мин сезне кунакка чакырам.
– Ә мин сезнең өегезне белмим.
– Апа, мин багана башына чүпрәк эләм, кызыл чүпрәк, шул багана турысындагы өй безнеке булыр.
- Менә, Ирек, синең белән сөйләшеп дәрес тә бетте, ярар, Ходай кушса, абыең белән танышырбыз.
Ирек үзенең туган апасы итеп озын толымлы, чибәр укытучы кыз – Рәвия туташны күзаллый. Һәм ялгышмый. Кичке уенга чыккач Марсель абый Рәвия апага сүз ката. Рәвия апа Марсель абыйга Ирек энесенең шундый таныштырасы килүе турында сөйли, менә, Ходай кушкач таныштык инде, ди. Ике ел дәвамында очрашулар мәхәббәт иленә алып керә. Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты дөрләп кабына, гаилә учагын тергезерлек дәрәҗәгә җитә. Марсель абый булачак гаилә, каенана белән киленне таныштыра. Шул көннән Рәвия туташның тормыш китабы Курса Почмак авылы белән бәйләп языла башлый да инде.
Рәвия ханым белән Марсель әфәнде гаиләсендә биш ул дөньяга килә. Аларга ныклы тәрбия бирә Шаймуллиннар. Тау бөркетләренә тиң егетләр үзләренә насыйп чибәр яр таптылар, 9 онык бүләк иттеләр. Һәрберсе югары белемле һөнәр иясе.
Реклама
Бу гаилә белән бәйләнешкән кешеләр бәхетле, минемчә. Алдагы тормышлары авыр да, катлаулы да булуына карамастан, тугры юлларыннан тайпылмаганнар. Инде тормышлары җитешеп, яхшы тормыштан борыннарын күккә чөймәгәннәр. Алар бер берсенең яхшылыкларын гына күрергә өйрәнгәннәр, шулай тәрбияләнгәннәр.
Шулай бервакыт Ирек Клара апага сорау бирә:
– Карале, әни, бу кешенең әйберсе үзенә ошый микән әллә?
– Ник улым алай дип әйтәсең?
– Әни, кара инде бу өстәл япмасын, нинди матур, Рәвия апам шикелле, – ди.
Өстәл япмасы гына түгел, аш өстәле һәрвакыт тәмле сый-нигъмәтләр белән тулып тора. Рәвия апа пешергән ризыклар телеңне йотарлык. Бу гаиләнең тупсасына тузан төшми, кеше өзелми. Күрше-күлән кереп, хәл белешеп, Рәвия апаның тәмле коймаклары белән сыйланып торалар. Авылыбызның кайсы гына йортында, йә булмаса мәчетебездә Коръән ашлары узмасын, Рәвия апаның каенанасы Клара абыстайдан башка узмый, табагы белән коймак килә. “Рәвия коймагы” хуш исләрен бөркетеп өстәлдә үз урынын ала.
42 ел төп йорт килене булып, каенана белән яшәгән Рәвия апа һәм батыр йөрәкле Марсель абыйны эчке дөнья матурлыгына иң бай кешеләр дип санар идем. Аларның йөзләреннән иман нуры бөркелә. Килен белән каенана булып түгел, кыз белән ана мөнәсәббәтендә гомер итте алар. Капкалары биек, шуңа да сүз капка артына чыкмый, дисәм, ялгышырмын күк, шул ук авыл капкасы.
Мәрхүмә әнкәмнең безгә үрнәк итеп куя торган бер сүзе бар иде: “Курса Почмак авыл башына һәйкәл салдырыр идем. Кемнәргә дигән сорауга, Кларага, улы Марсельгә, килене Рәвиягә”. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, рухи кыйммәтләрен саклап, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән, туганлык җепләрен алтыннан койган бу ана, халкыма үрнәк ана!
Вәсилә Мотыйгуллина,
Арча районы Курса Почмак авылы
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/apa-sez-shundyy-chibr-akylly-minem-abyy-beln-tanyshygyz-le
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев