erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

Апаз мәктәбенә 150 ел (ВИДЕО)

Бүген юбилейны зурлап билгеләп үттеләр.

Мәктәп коллективы, директор Раушан Сибагатуллин менә дигән бәйрәм оештырганнар. Моннан 40 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар да килгән иде. Район башлыгы Илшат Нуриев та 40 ел элек Апаз мәктәбен тәмамлаган. Сыйныфташлар җылы итеп күрештеләр. Ветеран укытучылар бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булдылар.Район һәм республиканың җаваплы эшләрен башкарган, эшмәкәр, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вагыйз Минһаҗев та кайткан иде. "Ватан" хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов, районда җитәкче урыннарда эшләгән Шәфигулла Гарипов - алар бар да Апаз мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Чыгышлар бик матур булды. Йөрәк түреннән чыккан иң җылы сүзләр укытучыларга әйтелде. Бәйрәм котлаулар, бүләкләр, җыр-биюләр белән күңелле үтте. Тулырак итеп район газетасында язарбыз. Котлауларны кайберәүләр шигырь юлларына салып әйтте. Халидә Хәмбәлнең шигырен бергәләп укыйк.

Мин Апазда тудым…

Мин Апазда тудым, шунда үстем,
Белем алдым шушы мәктәптә.
Чиксез горурланам һәм куанам
Апаз мәктәбе дип әйткәндә.
Мөгаллимнәрнең дә иң-иң иңнәре
Белем бирә шушы мәктәптә.
Укучылары да гади түгел,
Дөнья бәһаседәй, бик шәпләр.
Апаз мәктәбендә алган белем
Озата бара гомер буена.
Кай төбәктә генә яшәсәк тә,
Һөнәр белән кемнәр булсак та.
Мөгаллимнәр сызып куйган безгә
Алга үрләр өчен туры юл.
Һәм шигарьне кабатлаган кат-кат:
“Ватан өчен кирәк кеше бул!
Нинди генә эшкә тотынсаң да,
Син җиренә җиткер әйбәтләп.
Синең артта басып торыр һәрчак
Апаз дигән олы бер мәктәп”.
Рәхмәт Сезгә, рәхмәт, мөгаллимнәр!
Без тормышка шулай юл ярдык.
Апаз мәктәбендә белем алу – 
Безнең өчен булды горурлык.
Кичерегез, үзебез дә сизми,
Кыерсыткан булсак, рәнҗетсәк,
Вакыты да җитми, чәчегезгә
Кар шикелле ап-ак чал кертсәк.
Без бит Сезнең барыгызны бергә
Чын күңелдән ихлас яраттык.
Һич рәнҗетү түгел исәбебез – 
Кайчагында бераз шаярттык.
Үзебез дә бүген чал башларны
Сезнең алда түбән иябез.
Иң-иң әйбәт белем бирүчеләр
Менә Сез булгансыз диябез. 
Ак юл теләп озатып калды безне
Моңсуланып туган мәктәбем.
Сизмәдек тә ничек, ни арада
Дүрт дистә ел үтеп киткәнен.
Менә бүген барыбыз да бергә
Җыелыштык сиңа яңадан.
Барыбыз да сау-сәламәт булып
Очрашулар көтсен алда да.

"Апаз урта мэктэбенен 150 еллык юбилее! Зур рэхмэт кунакка чакыруыгыз очен! Барлык хислэремне, телэклэремне шигырь юлларына салдым", - ди Рания Галәветдинова (Шәвәлиева). 
 150 ел элек зур вакыйга - 
Белем биру йорты ачылган.
Һэм алдына олы максат куеп,
Килэчэккэ таба юл алган.

Ул вакытта белем бирү башка,
Башка төрле чөнки заманы.
Исеме дә училище булган,
Укытканнар тик ир баланы.

Белем генэ тугел, һөнэргэ дэ
Өйрэткэннэр уку йортында.
Класс саны, бала саны арткан -
Укый башлаганнар кызлар да.

Исеме дэ еш үзгэреп торган,
Бар да жайлы гына бармаган.
Ил эчендэ барган вакыйгалар
Йогынты ясамый калмаган.

Тирэ-якнын ничэ авылыннан 
Күпме бала белем алганнар!?
Йөз илле ел буе күпме шэхес
Зур тормышка юллар ярганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу мэктэптэ минем әбием дэ
Укып чыккан усмер чагында.
Еллар узгач, әтием, туганнарым
Шушы йортта укыган тагын да.

Ул чорларда эле башка бина -
Мэктэбе дэ булган кечкенэ.
Һәр класста 40-50 бала
Хэзер болар, гуя төш кенә.

Чирек гасыр элек мин узем дэ
Белем алдым шушы мэктэптэ.
Кунелемдэ буген кайнар хислэр-
Сагыну да, олы рэхмэт тэ!

Иптэшем дэ Апаз мэктэбенен 
Укучысы булган бервакыт.
Буген менэ очрашуга килеп
Мэктэп елларына без кайттык!

Бу мэктэптэ куптэн тугел генэ
Укып чыкты кызым, улым да.
Килэчэктэ тагын укыса иде
Безнен нэселдэге буыннар!

Олы рэхмэт сезгэ укытучылар,
Олы рэхмэт сина, мэктэбем!
Биргэн белем, тэрбиягез очен
Ихлас рэхмэтемне эйтэм мин.

Яшьнэп яшэ эле,  мэктэбем!
Син - авылнын жаны, йорэге!
Укучылар саны куп булсын,
Шушы минем сина телэгем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре