erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Апазда шашка-шахмат ярышлары узды

6 ноябрьдә Апаз мәдәният йорты гөр килеп торды. Биредә Ватан агрофирмасы ширкәте кубогына һәм призларына шашка, шахмат һәм интеллектуаль ике төрле (шашка һәм шахмат) ярышлар узды.

Ярышларда Арча гына түгел, күрше-тирә районнарның көчле шашкачы, шахматчылары, Татарстан чемпионнары һәм Россия призчылары да катнашты.

Җиңүчеләргә килгәндә, шашка, шахмат уены буенча абсолют категориядә (ир-егетләр, хатын-кызлар арасында):

1 урында Балтачтан Дилә Закирова, 2 урында Пөшәңгәрдән Илзилә Фазуллина, 3 урында Ашытбаштан Рәзилә Ситдыйкова,

Шахмат буенча:

1 урында Апаздан Раят Закиров, 2 урында Апаздан Булат Михайлов, 3 урында Апаздан Әмир Әмиров,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ике төрдәге (шашка һәм шахмат) интеллектуаль төп ярышта:

1 урында Балтачтан Данил Закиров, 2 урында Ашытбаштан Ибраһим Галиуллин, 3 урында Балтачтан Ренат Закиров.

Ярышларның идея бирүчесе, оештыручысы һәм баш хөкемдары — Ашытбашта яшәүче, яшь буынны шшка, шахмат серләренә төшендерү буенча бар күңелен биреп эшләүче Сөләйман Галиуллин.

Апаз мәдәният йорты хезмәткәрләре Алмаз Хаҗиев һәм Гөлшат Таҗиева  ярышта катнашучыларны, килгән кунакларны якты йөз белән каршы алып, гөбәдия, бәлеш, кайнар чәй белән сыйлап, җиңүгә көч биреп торды. Әлеге мәдәният учагы районда мондый интеллектуаль ярышлар уздыруда башлап йөрүдә беренче.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X