erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча балалар китапханәсендә Артем Лесенконың “Шүрәле турында әкият” китабын тәкъдир итү кичәсе узды

Кичәгә килгән укучылар Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятенең заманчалаштырып язылган вариантын кызыксынып тыңлады.

Арчадан Артем һәм Дарья Лесенко уллары Александр һәм Михаил белән Габдулла Тукайның Шүрәле әкиятенең яңа вариантын язуы турында без инде хәбәр иткән идек. Күптән түгел аларның иҗат җимешенең халыкара “Безнең Андерсен” әдәби бәйгесенең финалына узуы турында да яздык. Җиңүчеләр 21–25 май көннәрендә Даниядә узачак бүләкләү тантанасында билгеле булачак.

Кичә Арча балалар китапханәсендә мәктәп укучылары катнашында шул китапны тәкъдир итү кичәсе узды. Артем һәм Александр Лесенко катнашучыларны үзләренең иҗат юлы һәм әсәрнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды.

Кечкенәдән рус һәм татар язучыларының әкиятләрен тыңлап үскән Александр “Шүрәле”не укыганда: “Аннары ни булган?” – дип кызыксына. Бу вакытта аңа биш яшь була. Әти-әнисе аңа әкиятнең тәмам булуын аңлата. Тик алты яшендә Саша әкиятне дәвам итәргә тәкъдим итә. Шулай итеп “Шүрәле”нең гаилә иҗат эшенә чума – әкиятнең яңа варианты туа. Саша идеяләр тәкъдим итә, ә әти-әнисе аны кәгазьгә төшереп бара.

“Һәркемнең сәләте бар, әмма нәтиҗәгә ирешү өчен сабырлык һәм тырышлык кирәк”, дип билгеләп үтте Артем Лесенко.

“Үзенчәлекле, матур китап, – дип үзе дә балалар өчен шигырҗләр язучы шагыйрә якташыбыз Халидә Фәйзрахманова. – Китапның ике телдә булуы бу әкиятне тагын да популярлаштыра. Лесенко “Шүрәлесе” Тукай “Шүрәле”сеннән аермалы буларак, игелекле, яхшы күңелле, әмма белемле, акыллы Шүрәле. Ул урманда йөреп адашкан кешеләргә юл табарга ярдәм итә, табигатьне сакларга өйрәтә”.

Очрашу барышында китаптан өзекләр укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев