erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча балалары Мәскәүдә чыгыш ясады

Мәскәүдә узган “Россия талантлар берлеге” Халыкара музыка һәм бию фестивалендә Арча балалар сәнгать мәктәбенең “Күңелле балачак” вокаль ансамбле Гран-при алды

Балаларны яклау көненә багышлап оештырылган бәйге-фестивальдә биш яшьтән 35 яшькә кадәрге өч меңгә якын кеше катнашкан.

Бу бәйге бөтен илдән сәләтле балаларны эзләү, яшь талантларны барлау, халык-ара элемтәләрне киңәйтү һәм төбәкләрдә мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү максатыннан оештырыла. Бәйге формасында үткәрелгән фестивальдә сәнгать, музыка мәктәпләрендә, мәдәният йортларында, балалар иҗат йортлары базасында шөгыльләнүче аерым җырчылар һәм ансамбльләр, урта-махсус музыка, югары уку йортларында эшләүче төрле жанрдагы иҗади коллективлар яки аерым башкаручылар катнашкан. Шулай ук биючеләр, алтмыш төбәктән һәвәскәр һәм һөнәри оркестрлар чыгыш ясаган.

Бәйге дүрт номинациядә узган: хореография, вокал, вокаль ансамбльләр, хорлар һәм инструменталь башкару. Җиңүчеләр “Без синең балаларың, Россия” дип исемләнгән Гала-концертта, эстрада һәм кино йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган.

Башкалабыз Мәскәүдә үткән шундый бәйгедә катнашу, алай гына да түгел, шуның кадәр коллектив арасында җиңү яулап, иң югары бүләккә ия булу – Гран-при алу Арча балалар сәнгать мәктәбенең «Күңелле балачак» вокаль ансамбле, аны профессионаллар белән бер рәткә куярлык югарылыкка күтәргән җитәкчеләре Алена Ганиева, Резедә Зиннәтуллина, Гөлнара Сабирова җитәкләгән Арча сәнгать мәктәбе, район өчен дә зур дәрәҗә.

– Бәйге-фестиваль балаларны яклау көненә багышлап ел саен үткәрелә. Безнең ансамблебез кызлары ике ел элек шушы бәйгедә катнашып, беренче лауреат исемен яулап кайткан иде. Быел да Мәскәүдән чакыру килгәч, без бик сөендек. Әти-әниләр белән сөйләштек һәм алар барысы да риза булды, директорыбыз Гөлнара Сабирова да безнең фикерне күтәреп алды, Мәскәү белән элемтәгә керде, безгә ярдәм итте. Аңа рәхмәтебез зур, – диде Резедә Зиннәтуллина. – 30 майда кич ансамблебез белән юлга кузгалдык. Казан-Мәскәү поезды белән Мәскәүгә киттек. Безне каршы алырга автобус килгән иде инде. 60 төбәктән өч меңгә якын катнашучы арасында татарча җырлаган ансамбль без генә булдык. Ансамбль җырлавын жюри җылы кабул итте. Аларга безнең чыгышыбыз бик ошады, дип уйладык һәм бәя бирүләрен түземсезлек белән көттек.

Урыннарны билгеләгәнче, буш вакыт булудан файдаланып, балалар белән Кызыл мәйданны карарга барганнар. Истәлекле урыннарда булганнар, истәлеккә фотога төшкәннәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәгать биштә бүләкләү тантанасы башлана. “Күңелле балачак” ансамбле  беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек була, шунда ук аларны икенче көнне булачак Гала-концертта катнашырга чакыралар. Бу үзе зур дәрәҗә инде. Әмма алда Гала-концертта Гран-прига да өмет бар.

Алдагы көнгә өмет һәм җиңүгә ышаныч белән янган кызлар бер урында гына утырып тора алмый. Иртүк торып яшәгән урыннары каршында гына урнашкан Измайлово паркына экскурсиягә китәләр. Аннан соң репетиция.

– Кичке биштә Гала-концерт башланды. Концертны актер Владимир Яглыч һәм Елена Катричева алып барды. Шулай ук концертның кунаклары актерлар Сергей Безруков һәм Дмитрий Певцов бар иде. Балалар артистлар белән фотога да төште. Концерт башланды. Безнең балалар татарча матур итеп җырлады. Зал аларның чыгышын көчле алкышлады. Концерттан соң финалда Гран-прига ия булган коллективларны, аерым башкаручыларны тәбрикли башладылар. Без үзебезнең “Күңелле балачак” ансамбле исемен ишеткәч, башта ышанмыйча чыкмый тордык. Икенче тапкыр чакырганнан соң балалар сөенечләреннән сикерә-сикерә бүләкләрне тапшыручы янына йөгерде. Кубок, диплом һәм баллы күчтәнәчләр тапшырылды, – диде җитәкчеләре Резеда Зиннәтуллина. – Кич безне  поездга илтергә автобус килде.  Шулай итеп Мәскәү белән саубуллаштык. Казанда безне әти-әниләр, ә Арчада директорыбыз Гөлнара Сабирова чәчәкләр белән каршы алды. Бу сәяхәт һәм җиңү онытылмаслык хатирә булып балаларның күнелләрендә сакланачак.

Ансамбль җитәкчеләре әти-әниләргә дә чиксез рәхмәтле. Нинди генә бәйге булмасын, алар җырчы кызларның төп җанатарлары. Озата да баралар, каршы да алалар. Бу юлы фестивальдә катнашучы күп булу сәбәпле, озата бармаганнар, әмма телефон аша гел бергә булганнар, аралашып, көч-куәт өстәп торганнар.

– Март аенда ук укытучыбыз Алена Ганиева Мәскәүдә узачак әлеге дәрәҗәле бәйгегә барырга тәкъдим ясады. Без, әти-әниләр, шатланып кабул иттек. Аңа кадәр “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесендә катнашып,  ансамбль “Уникс” та өченче урынны яулап кайткан иде инде, – диде ансамбльдә җырлаучы Зәмирәнең әнисе Гөлүсә Гыйльметдинова бөтен әти-әниләр исеменнән рәхмәтен белдереп һәм шатлыкларын уртаклашып. – Балалар һәр бәйгегә бик җаваплы карый, вакытларын да кызганмыйлар, укуларына зыян китермичә, бер репетицияне дә калдырмаска тырышалар. Мәскәүгә китәр  алдыннан әти-әниләр белән җыелышып юл мәсьәләсен хәл иттек. 30 май көнне балаларны Казан-Мәскәү поездына утыртып, озатып җибәрдек. Балалар бик матур чыгыш ясады, жюри әгъзалары кызларны аеруча җылы кабул итте. Бигрәк тә калфакларын ошаттылар. Безнең кызларыбыз әллә каян балкып, мин татар кызы, дип аерылып тора. Гала концерт үткән көн иң дулкынландырганы булды. Чөнки “Россия талантлар берлеге” фестиваленең генераль директоры һәм алып баручы Елена Катричева “Күңелле балачак” вокаль ансамблен Гран-при иясе дип игълан итте. Бу коллектив өчен көтелмәгән бүләк иде. Ә иң мөһиме, кызларга бөек җырчылар һәм актерлар чыгыш ясый торган Мәскәүнең зур һәм мәһабәт биналарның берсе – Колонналар залында чыгыш ясарга насыйп булды. Үзләре әйтүенчә, анда тавыш та икенче төрле яңгырый икән. Балаларның талантларын күреп, шушындый югарылыктагы бәйгегә җибәргән сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабировага һәм укытучылары Алена Ганиева, Резеда Зиннә-туллинага рәхмәтебез чиксез зур.

Ансамбльгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез. Сездән яңадан-яңа җиңүләр көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев