“Арча безгә бик мәрхәмәтле булды”
Бу сүзләрне “Әлифба” авторы Сәләй Вәгыйзов гел кабатлый торган була.
“Әлифба”... Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керү белән һәр бала кулына ала торган белем иленә ачкыч бирүче беренче дәреслек.
“Әлифба” Арчада туган, яши һәм яшәячәк
Без, арчаларның, бу уңайдан горурланырлыгыбыз да бар. Барлык татар балаларын хәреф танырга өйрәтүче “Әлифба” китабы авторлары Сәләй Вәгыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова Арчада яшәгән, иҗат иткән. “Арча Әлифбаның ватаны булсын иде”, – бу сүзләрне Сәләй ага исән вакытта үзе әйтә торган булган. Бүген без аның васыяте үтәлә, дип куанып әйтә алабыз. “Әлифба” Арчада туган, яшәде, яши һәм яшәячәк. Даны еракларга таралган Арча педагогия көллиятендә эшләүче “Әлифба” музее – моның ачык мисалы. Ә иң мөһиме, безнең Сәләй ага белән Рәмзия апа исемен онытмаучы, аларны яшәтүче тыңгысыз якташларыбыз бар. Алар арасында педагогия көллиятен төрле елларда җитәкләгән Илдус Сәгъдиев, Шәфигулла Гарипов, Наил Габдрахманов зур урын алып тора. Бүген аларның эшен лаеклы рәвештә Гөлнара Гарипова дәвам итә. Сәләй аганың туган авылы – Самара өлкәсе Камышлы районы Байтуган авылы белән дә элемтә булдырган алар.
Узган атнада да Гөлнара Гарипова безне үзләре белән Байтуган авылына чакырды.
“Анда Нурания апа тормыш итәше белән Сәләй Гататович истәлегенә корбан чалдырган. Аш үткәрәчәкләр. Нурания апа – Татар Байтуганында Сәләй Вәгыйзов музеен булдыручы, аның исемен мәңгеләштерүче, Арча белән Байтуган арасында күпер булдыручы шәхес ул”, – диде ул олы хөрмәт белән.
"Әлифба бабай", "Әлифба әби"
Җомга көнне иртән без педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова, “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Гөлназ Камалова, Сәләй Вәгыйзовның укучысы, ветеран-укытучы Суфия Фәйзрахманова белән Татар Байтуганына киттек. Самара өлкәсе безне искиткеч гүзәл табигате, ә Байтуган авылы – “Әлифба” тавы белән каршы алды. Авыл өстендәге тауга һәр кеше күрерлек итеп зур хәрефләр белән “Әлифба” дип язып куйган алар. Сәләй аганың исеме туган авылында да яши. Авылның бер урамы аның исемен йөртә. Болар барысы да Нурания ханымның һәм аның тормыш иптәше Фәргать Абзаловларның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. Безне дә якын туганнары кебек капка төбенә үк чыгып каршы алдылар. Шунысы да игътибарга лаек, биредә бар кеше саф татар телендә аралаша. “Татар Байтуганында яшәп, татарча да сөйләшмәсәк”, – диде Нурания ханым безгә җавап итеп.
Мул табын артында Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова рухына догалар укылды, аларны җылы сүзләр белән искә алдылар.
“Әлеге Коръән ашы безнең барыбызны да бәйләп торучы Сәләй Гататовичның якты истәлегенә багышлана, – диде Гөлнара Гарипова. – Ул бик авыр тормыш юлы үткән, әмма беркайчан да кешелек сыйфатларын югалтмаган, сынмаган, сыгылмаган, чын кеше, чын укытучы булып калган. Үзеннән соң да якты эз калдырган. Аның исеме мәңгелек. Сәләй Гататовичтан: “Сез бик авыр тормыш юлы үткәнсез. Сезнең үз илегезгә үпкәгез бармы?” – дип сораганнар. “Ил – ул әни кебек. Әнигә үпкәләп буламыни”, – дип җавап биргән ул. Ул үзенең күңел чисталыгын саклап кала белгән”.
“Сәләй Гататовичның укучылары күп, – дип истәлекләре белән уртаклашты аның укучысы, ветеран-укытучы Суфия Фәйзрахманова. – Ул безне, 15-16 яшьлек балаларны, укытты. Ябык иде. Кыш көннәрендә аягына гел кара итек киеп керә иде. Аның кулында гел ак кәгазь була иде. Сөйләвен сөйли, ә мисалларын шул кәгазьдән әйтә. Һавадан мисал чүпләп вакыт әрәм итми иде. Бик җайлы кеше иде. Сәләй абый белән Рәмзия апаны без “Әлифба бабай”, “Әлифба әби” дип сөйләшә идек. Рәмзия Гыйләҗевна да безгә тегесен-монысын өйрәтә иде. “Кайбер кызлар носки белән туфли киеп йөри иделәр. Кызлар, сез авылдан киттегез, бу носкиларны салыгыз, чәчләрегезне әзрәк болайрак итеп җыеп йөрегез”, – дип безне матурлык серләренә дә өйрәтте ул. Бик көчле, бик гади кешеләр иде алар”.
Сәләй Вәгыйзов белән беренче һәм соңгы очрашу
Аннан без Сәләй Вәгыйзов музей-йортына юл тоттык. Агачтан эшләнгән бинаның тирә-юне чәчәкләргә күмелгән, бар җирдә чисталык, тәртип.
Нурания ханым ялкынланып музей белән таныштыра башлады. Бу урында тынгысыз, үз эшенә фанатларча бирелгән ханым турында да берничә сүз әйтәсе килә. Һөнәре буенча фельдшер, 40 елдан артык гомерен авыл халкының сәламәтлеген саклауга багышлаган ул. Самара өлкәсенең Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре. Ә үз авылларында “Әлифба” авторы тууын белгәч, ул аның турында мәгълүмат җыя башлый, Арчага барып, Сәләй аганың үзе белән дә очраша. Алай гына да түгел, белешә торгач, Сәләй аганың аның ире Фәргать абый белән туганнар булуы да ачыклана. Аның бабасы белән Сәләй Вәгыйзов икетуган булып чыга.
“Шулай бервакыт эштән кайтып барганда мине авылдашым Рәкыя апа туктатты, – дип сөйләп китте Нурания апа. – “Кара әле, “Әлифба” авторы безнең авылда туган икән бит. Әле генә телевизордан күрсәттеләр. Үзе: “Мин Байтуган малае”, – дип әйтте, ди”. Кайтып әнигә сөйләдем. “Әйе, – ди әни. – Казанга киткән дә, бик данлыклы кеше булган икән”. Мин аның кайда яшәгәнен белештем дә, хат язып салдым. Күп тә үтмәде, ул безне Арчага, “Әлифба” музее ачылышына чакырды. Тик безгә ул вакытта берәү дә ышанмады. “Ышанып булмый аның сезнең авылда туганына”, – диделәр. Шуңа машина да бирүче булмады. Музей ачылган көнне килеп җитә алмадык. Икенче көнне килдек. Беренче һәм соңгы очрашуыбыз булган ул безнең. Байтуган турында сорашты. Сөйләшеп утырдык. “Арча безгә, ике ятимгә, бик мәрхәмәтле булды”, – диде ул. Бер генә үкенечем калды – куна калмадык. Шуның кадәр ялынды. Саубуллашыр вакыт җиткәч, җилкәләре төште, күзеннән яшь ага. Машина кузгалып киткәндә бөтенләй бетте, калтырый башлады. Ниндидер көч табып минем яныма чыкты да: “Минем өем ни хәлдә?” – дип сорады”, – Нурания апа үзе дә күз яшьләрен сөртеп алды.
Нәрсә дип әйтергә дә белми ул вакытта Нурания апа, чөнки аның туган йорты ташландык хәлдә була, тәрәзәләре дә ватылып беткән. Арчадан кайткач, ул авылдагы үзәк урамга Вәгыйзовлар исеме бирдерү артыннан йөри башлый. Җитәкчеләр каршы килмиләр. Сәләй аганың туган йорты урынында музей булдыру өчен дә бик күп тырышырга, бик күп мәгълүмат җыярга, күпләрне Сәләй аганың чыннан да Байтуган авылында тууына ышандырырга туры килә аңа. Мәгълүмат туплаган вакытта ул якташыбыз Радик Фәизовның Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасына язган “Әлифба туган йортта” дигән мәкаләсенә тап була. Мәкалә 1994 елда ук басылып чыккан була. “Ул анда Сәләй аганың Татар Байтуганында тууы турында яза”, – дип сөйли Нурания апа.
Шулай итеп, 2016 елда ул авылларында Сәләй аганың музей-йортын ачтыруга ирешә.
Тынгысыз ханым бүген дә музейны тулыландыру өстендә эшли. Музейда Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың шәхси әйберләре, фотолары һәм шул чордан калган тормыш-көнкүреш әйберләре һәм Сәләй аганың Нурания ханымга язган хатлары саклана. Арчада беренче тапкыр очрашуларыннан соң алар телефон, хатлар аша аралашып яшиләр.
Татар Байтуганы авылына бер көнлек сәяхәтебез күңелдә матур хисләр калдырды. Нурания апа сөйләгәннәрнең барысын да язып бетерергә газета битләре генә җитми. Сәләй ага белән Рәмзия апаның улы Камилнең әтисенең туган авылын күреп китүе турында да сөенеп сөйләде ул.
Арча – Татар Байтуганы күпере беркайчан да өзелмәсен, дуслык дәвамлы булып, киләчәктә дә дәвам итсен, дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев