Арча буйлап рейдка чыктык
Арча буенча рейд вакытында шундый фикергә килдек: халык чисталыкка өйрәнгән, әмма бу юнәлештә башкарасы эшләр бар әле
Елдагыча, районда өмәләр башланып китте. Оешмалар, предприятие, учреждениеләр икенче, кайберләре өченче тапкыр территорияләрен, юл кырыйларын, тирә-юньнәрне чистартырга чыкты. Бөтен җир тәртипкә килде, күп урыннарда агач кәүсәләре агартылды.
Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибатуллина һәм Арча шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова белән Арча буйлап рейдка чыктык. Дөрестән дә, тирә-юньне күреп күзләр сөенә, үзеннән-үзе елмаясы килә. Матурлыкны кем яратмый. Хәтерлим әле, авыл, йорт саен чисталык таләп итеп йөргән вакытлар бар иде. Хәзер йорт хуҗалары кар эреп бетү белән капка төпләрен чүп-чардан арындырырга чыга. Гадәткә кердеме, үзләренә дә чисталык ошап киттеме, кисәтеп торасы да юк.
– Быел чүп бик аз. Димәк, хәзер халык тирә-юньне чүпләми, теләсә кая чүпләрне ташламый. Шунысы сөендерде. Безнең мәктәп укучылары да өмәдән читтә калмыйча авыл җирлеге эшчеләре белән бергә олы юл кырыендагы чүпләрне жыярга чыкты, – дигән иде Курса-Почмак мәктәбе укытучысы Хәлил Хәсәнов.

Чүп тә күп булмагандыр, сыйфатлы итеп җыештырганнар да. Арчаны әйләнеп үтүче юл кырыйлары да, Арча станциясе тирәләре дә ялт иткән. Арчаның икенче мәктәбе, педагогика көллияте, спорт мәктәбе һәм башка учреждениеләр агач кәүсәләрен дә агартып куйганнар. Күпер урамында юл кырыендагы агач кәүсәләрен агартып йөрүчеләр янына тукталдык. “Идарәче компания” ширкәте эшчеләре булып чыкты. Тигез булсын өчен скотч ябыштырып куеп буйыйлар. Матур! Сүз дә юк. “Олы юл кырыеның икенче ягы да безгә йөкләнгән”, – диде алар.
– “Идарәче компания” ширкәте турында аерып әйтәсе килә. Алар кар эри башлау белән эшкә тотынды. Кар эри, алар җыештыра тора, – диде Гүзәлия Нигъмәтҗанова. – Оешмалар һәм учреждениеләр үз территорияләрен чистартудан тыш агачларны агарту, чишмәләрне, тирә-юнен төзекләндерү белән дә шөгыльләнә. Әмма бар да шулай көйле генә барса иде. Чисталык буенча икеайлык башланганнан алып административ комиссия тарафыннан 19 беркетмә төзелде, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 14 белдерү җибәрелде.
Төрле кеше бар. Берсе җыештыра, икенчесе чүпли. Ашаган белми, тураган белә, диләрме әле? Кемнәрдер артыннан җыештырып йөрүнең авырлыгын алар үзләре генә белә. Гагарин урамындагы күл янында булдык. Чистартып киткәннәр. Тирә-як гөлләр кебек ялт итеп тора. Әмма... кемнәрдер шунда ут ягып, шашлык пешергән һәм урынын чистартмыйча да китеп барган. Шәһәр уртасында бит ул, читтә дә түгел. 14 апрельдән янгынга каршы режим керде. Әмма аннан башка да аңлаган кешегә аңларга була, көн дә көчле җил, коры һава.
Шул җил нәтиҗәсендә чүпләнә инде тирә-юнь дә. Комиссия әгъзалары белән шундый фикергә килдек. Бөтен җир чиста, күренеп тора, кеше кулы тигән, әмма тегендә, монда яткан полиэтилен каплар күренешне боза. Чүп контейнерларыннан очып киләләр, күрәсең. Чөнки чүп-чарны капларда ташламыйлар. Бер кешене ишетеп беләм, чиләккә капны куя, шуңа чүп тутыра, контейнерга бушатып, кабын кире өенә алып кереп китә. Эшме инде бу? Ул каплар махсус ташлаган чүп таралып ятмасын өчен бит.
Контейнерлар турында сүз чыккач, ул мәсьәләгә дә тукталырга кирәк. Тирә-ягына агачлар китереп өяләр. Рөхсәт ителәме, дип сорадык.
– Юк, рөхсәт ителми. Әмма халыкка уңайлык тудырабыз, дип ташлама ясарга булдык. Агачларны 80 сантиметр–1 метр озынлыкта кисеп, бәйләп куярга ярый. Аннан елга буйларына чүп ташлау турында онытырга кирәк инде. Күңелсез хәл бит. Шундыйлар артыннан кемнәрдер җыештырып йөри. Машина белән китерәләр. Контейнерларга илтсәләр ярамыймы? – диде Гүзәлия Нигъмәтҗанова.

Арча станциясендә тимер юлның икенче ягына чыктык. Элеватор тавын менгәндә күперне чыгып елга кырыеннан уңга борылдык. Биредә Такташ урамы башын чистартырга кирәк. Шешәләргә кадәр аунап ята, алары берничек тә очып килә алмый. Бераз баргач, Гани Сафиуллин урамы башындагы чүп контейнерлары куелган урынга килеп чыктык. Аның тирә-ягында ниләр генә юк – хәтта уенчыкларга кадәр аунап ята. Читләр түгел, шул тирә урамнарда яшәүчеләр эше инде ул. Яныннан үтеп йөриләр. Йөрәкләре бер дә авыртмый микәнни? Иң мөһиме, капка төпләрен чистартканнар, калганы аларга кагылмый. Килеп чистартып китәрләр әле. Чисталык үзебез өчен кирәк, югыйсә. Минем өем читтә, бернәрсә белмим, дип яту дөрес булырмы икән? Шул хакта онытмасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
– “Идарәче компания” ширкәте турында аерып әйтәсе килә. Алар кар эри башлау белән эшкә тотынды. Кар эри, алар җыештыра тора, – диде Гүзәлия Нигъмәтҗанова. – Оешмалар һәм учреждениеләр үз территорияләрен чистартудан тыш агачларны агарту, чишмәләрне, тирә-юнен төзекләндерү белән дә шөгыльләнә. Әмма бар да шулай көйле генә барса иде. Чисталык буенча икеайлык башланганнан алып административ комиссия тарафыннан 19 беркетмә төзелде, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 14 белдерү җибәрелде.
Нет комментариев