Арча егетләре “Абилимпикс” Россия чемпионатында
Арчадан махсус хәрби операция геройлары Татарстан Республикасы җыелма командасы составында һөнәри осталык чемпионатында катнашты
Алар моның белән нык-лык, үсешкә омтылыш үрнәге күрсәтте, тырышлык ярдәмендә авырлык-ларны җиңеп була икәнен исбатлады.
“Абилимпикс” хәрәкәте “Профессионалитет” илкүләм проекты кысаларында үсеш ала. Аның төп максаты – мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалидлыгы булган кешеләргә һөнәри юнәлеш бирү, яңа һөнәрләргә өйрәтү, эшкә урнашырга һәм җәмгыятькә уңышлы яраклашырга ярдәм итү.
Махсус хәрби операция ветераннары арасында “Абилимпикс” чемпионаты икенче ел рәттән уздырылды. Компетенцияләр саны да арткан. Быел чемпионат 21 компетенцияне колачлады. Алар арасында пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү, автомобильләрне төзәтү, эретеп ябыштыру, пешекче эше, эшмәкәрлек һәм башка юнәлешләр бар иде.
Быелгы чемпионатка Россиянең 86 төбәгеннән 700дән артык конкурсант килгән иде. Татарстан Республикасы иң күп санлы команда, 126 егет катнашты.
Арча районыннан Татарстан данын Раил Зиннәтуллин, Булат Хурамшин, Фидаил Габдрахманов, Динар Абдуллин яклады. Фидаил эретеп ябыштыру технологиясе, Булат белән Раил пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү, Динар машиналарны ремонтлау буенча үз көчен сынап карады.
– Эретеп ябыштыру буенча 74 кеше катнашты. Шулар арасында Фидаил дә бар иде. Ул үз осталыгын сынады. Бөтенесе үз эшенең остасы булуын исбатларга тырышты. Җиңү өчен көрәш тә авыррак булды. Арча егете беренче һәм икенче этапны уңышлы гына үтте. Шуннан соң финалистлар билгеләнде һәм аңа финалда үзенең җитезлеген, осталыгын, тырышлыгын күрсәтергә туры килде, – диде “Ватанны саклаучылар“ дәүләт фондының Арча районы буенча социаль координаторы Алинә Латипова. – Калган өч егетебез дә үз компетенцияләре буенча ярышты.
“Фидаил финалда егерме кеше арасында көч сынашты. Башка егетләр, кызганычка, финалга барып җитә алмады”, – дип хәбәр итте безгә Алинә Латипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев