Арча элеваторы яхшы бәя алды
Ияләнде бер болыт, килә дә ява, килә дә ява дигәндәй, көн саен диярлек ява яңгырлар. Тәрәзә парына карап һава торышын “багып“ утыручы “халык синоптиклары“ быел җәй коры, эссе килә, дип “фараз“ таратканнар иде. Кыш көне, билгеле. Соңгы вакытта дәшмиләр әле үзләре...
Ә менә мондый елларны үз башыннан кичергән җитәкчеләр, агрономнарның кайберләре 1997 ел (район буенча гектардан 60 центнердан артык уңыш алынды, билгеле, бу санның дөреслегенә шикләнеп караучылар да бар), кайберләре 1978 ел белән чагыштыра. Бу елны яздан көзгә кадәр яңгырлар койды, уңыш та мул булырга тиеш иде, әмма ярты урак кар астында калды.
Шунысы хак – быелгы урак өсте гади булмаячак. Киптергечләргә эш күп булачак. Бәхеткә, безнең районда элеватор бар! Аның директоры Ләйсән Әһлиуллина үзебезнең район хуҗалыкларына юл ачык булачак, дип әйтә. Әмма җитәкчеләр алданрак аяк киенергә тиешләр, чөнки ашлык башка районнардан да күп килер, дип көтелә. Киптереп тә бирәбез, ди җитәкче.
1 июльдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Валентин Спичков җитәкчелегендәге комиссия Арча элеваторының яңа уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерлегенә яхшы бәя бирде.
17 гектар мәйданны биләгән предприятиедәге тәртипкә капка төбендә үк игътибар итәсең. Чисталык, пөхтәлек, һәркайда аллы-гөлле чәчәкләр. Яңгырлар явып торгач үләннәр дә тиз үсә, аларны чабу өчен өстәмә кешеләр алганнар. Складлар, башка биналар агартылган, дезинфекцияләнгән. Быел яңа склад өлгертеп киләләр. Эшчеләргә ял итү өчен яңа йорт салып куйганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев