Арча элеваторында үзйөрешле техникага техник карау узды
Барлык техника таләпләргә туры килә
29 апрельдә Арча элеваторында үзйөрешле техникага еллык техник карау узды. Техника барлык таләпләргә туры килә һәм аңа техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Бу хакта ТР Гостехнадзор идарәсенең Арча шәһәре һәм Арча районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.
“Шулай ук мехниазаторлар белән куркынычсызлык техникасын һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде”, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев