erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча кызы Альбина Гомрәгә юллама белән бүләкләнде

Изге Рамазан ае ахырына якынлаша. Бер йотым суның да кадерен аңларга ярдәм итүче бу айда һәркем игелекләр кылырга ашыга. Райондашларыбыз арасында да дин юлында булып, үзләренең изге гамәлләре белән сокландыручылар шактый. Алар арасында яшьләрнең дә булуы аеруча куандыра.

Арчада туып-үсеп бүген Казан Федераль Университетында белем алучы Альбина Ясәвиева шундыйларның берсе. Күптән түгел ул зур шатлыгы белән уртаклашты. “Fashion Iftar” чарасында кыз Гомрәгә (Умра) барыр өчен сертификат откан. Барлык мөселманнар өчен әлеге изге урынга бару – зур хыял. Альбинаның да күңелендә йөрткән бу хыялы көтмәгәндә чынга аша. 
Райондашыбыз белән без дә күрешеп сөйләштек, хис-кичерешләрен сораштык.
– Альбина, бүген күңелеңдә нинди хисләр?
– Мин Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтлемен. Бар да аның ризалыгы белән. Күңелемдә булган шатлыкны әйтеп бетереп булмый. Догаларымда гел бу турыда сорадым.
– “Fashion Iftar” чарасы һәм үзеңнең анда керткән өлешең турында сөйләп китче.
– Казанның “Ak Bars Retro Cars” мәйданчыгында җиденче тапкыр уздырылучы “Fashion Iftar” мәҗлесендә быел 1000нән артык хатын-кыз катнашты. Әлеге ифтарда ел саен төрле проблемалар күтәрелә. Быелгы төп тема хатын-кызларга карата көч куллану булды. Мәҗлеснең дресс коды итеп ак төс билгеләнгән иде. Бирегә теләгән һәркем килә ала, тик алдан язылырга гына кирәк. Алдагы ике елда мин монда кунак буларак килсәм, быел волонтер буларак катнаштым. Миңа оештыру эше ошый, әлеге хезмәтнең эчке дөньясын күрү миңа бик кызык. Бу ифтар вакытында эшемнән рәхәтлек алдым, әлеге зур мәҗлеснең барлыкка килүен һәм хатын-кызларга никадәр шатлык бирүен күрдем. Үземнең файдалы була алуым белән бәхетле идем. 
– Сертификат оту мизгелләре ничек булды?
– Бу бик дулкынландыргыч мизгелләр иде. Минем исемне әйткәннән соң, ирексездән күзләремнән яшьләр тәгәрәде. Сүз белән генә җиткереп булмый торган хисләр иде күңелемдә. Гомумән, ул көнне Гомрәгә ике сертификат уйнатылды. Берсе килгән кунаклар, икенчесе биредә эшләүче волонтерлар арасында. Кунаклар арасында бирелгән сертификат лотерея формасында уйнатылса, волонтерлар арасыннан иң актив эшләүчегә бирелде. Без барысы 56 волонтер идек. Алар арасыннан нәкъ менә мине сайлаганга чиксез рәхмәтлемен. Бу Аллаһ Тәгалә рәхмәте белән булды. 
– Сиңа булыр дип көткән идеңме?
– Ул көнне иртән дога кылганда “Мин моңа лаеклы дип уйласаң, Гомрәгә юллама бүләк ит миңа”, дип Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать иттем. Мәҗлес вакытында мин моның турында уйламадым әлбәттә, бар эшемне Аллаһ ризалыгы өчен ихлас күңелемнән эшләдем. Бөтен эшкә өлгерергә һәм һәр эшнең тәмен тоярга тырыштым. Чөнки миңа чынлап та бу хәрәкәт ошый иде. Үземнең әлеге зур хезмәтнең бер өлеше булуым белән чиксез горурландым. Авыз ачар алдыннан әлеге теләгемне искә алып, тагын дога кылдым. Һәм... бүләкләү вакытында минем исемне атадылар, Аллаһка шөкер.
– Гомрәгә кайчан һәм кем белән барырга уйлыйсың?
– Әлегә әйтергә дә куркам. Бу бик зур адым, барын да җитди уйларга кирәк. Бөтенесен дә әйтеп бетерәсем килми. Гомрәгә быел әбием белән барачагымны гына әйтә алам. ИншәАллаһ.  

Дингә кереп баручы кызлар өчен үз онлайн төркемен булдыручы, социаль челтәрләрдә үз блогын алып баручы Альбина Ясәвиева.

Һәрвакыт изгелеккә омтылып яшәүче кыз иптәшләре белән Рамазан ае барышында мохтаҗларга “Су һәм хөрмә” акциясен оештырып, йөзләгән кешегә күчтәнәч өләшә, ураза тотучыларга ярдәм кулы суза.        

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев