erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча мәдәниятында Халидә Фәйзрахманованың 70 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби-иҗат кичәсе булып узды

Гомерен балаларга белем бирүгә багышлады. Иҗат кешесе. Чибәр, зәвыклы, затлы, җитез, өлгер, һәр яктан булган ханым

Арча мәдәният йорты фойесында Халидә Фәйзрахманованың 70 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби-иҗат кичәсе булып узды. Аны котларга туганнары, күршеләре, иҗатташлары, курсташлары, хезмәттәшләре, дуслары җыелган иде.

“Гомерләр заяга узмаган” дип аталды ул кичә. Бу сүзләрне әйтерлек кешенең, чыннан да, тормышы матур хатирәләргә генә түгел, эз калдырырлык эшләргә дә бай. Тау башына менеп, артыңа борылып караганда синең тормышың җәйрәп ятсын да, шунда барысы да күренсен иде. Юк шул, булмый. Әмма ул хозурлыкны очрашу кичәләре алыштыра икән ләбаса.
Бу очрашуны китапханәчеләр оештырды. Сценарийны төзеп, алып баручысы Дилә Абдуллина. Андый кичәләрне төрлечә үткәреп була. Әмма Дилә ханым үзе дә хисле кеше, хезмәтен дә тамашачы күңелен яулап алырлык итеп оештыра белә. Юбиляр белән китапханәче кызлар үзенчәлекле итеп таныштырды. Ни өчен Халидә ханым җитмештә дә яшь, чибәр булып кала алган? Алар шул сорауга җавап эзләде.

Искиткеч чибәр, зәвыклы, затлы Халидә ханым. Йөзеннән елмаю китми, матур итеп сөйләшә, киңәшләрен бирә. Киенүе, үз-үзен тотышы турында әйткән дә юк инде. Ул тормышның һәр мизгеленнән үзенә ниндидер бер ләззәт алып яшәргә күнеккән. Кем белә, бәлки, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуы гына түгел, шул матурлыкны тоя, күрә белүе дә аны иҗат дөньясына алып килгәндер.
– Әти-әнисеннән алгандыр. Халидә ханым алты балалы гаиләдә туып-үсә. Әти-әниләре алтысына да югары белем бирә. Алтысының да чын кеше итеп үсүләрен, зыялы кешеләр булуларын теләүдән килгәндер, мөгаен.
– Ә, бәлки, туган ягына булган мәхәббәте эзедер. Бик матур табигатьле Биектау районы Зур Кавал авылыннан ул. Шул гүзәллеккә сокланып үскән кыз үзе дә гомер буе чәчәкләр үстерә. Ә чәчәкләр яратучының күңеле дә гүзәл була.
– Уку йортларының да йогынтысы булмый калмагандыр. Арча педагогия училищесында танылган укытучылардан белем алган ул. Югары уку йортына әзерлекле кадр буларак барып кергән.
–Укытучы һөнәрен сайлаган. Башта туган ягында укыткан. Рифат абыйга кияүгә чыгып Арчага килгәч тә бу һөнәренә тугры булып калган. Район мәгариф бүлегендә методист, Арчаның беренче урта мәктәбендә, Казанбаш мәктәбендә укыткан. Лаеклы ялга Арчаның бишенче гимназиясеннән чыга. Россиянең Мактау грамотасына лаек булган, республика бәйгесендә авторлык программасы белән катнашып, җиңү яулаган, “Мәгариф” журналы битләрендә тәҗрибәсе белән уртаклашкан, үз фәне буенча күп кенә олимпиада призерлары әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы ул.
– Озак еллар “Каурый каләм” иҗат берләшмәсен җитәкли, шул дәвердә бик күп әдәбият сөючеләрне барлый һәм берләшмәгә туплый, алар әсәрләреннән җыентык бастырып чыгаруга ирешә.
 Ватан, тел, милли тәрбия темалары Халидә ханымнан аерылгысыз.
– Халидә Фәйзрахманова укытучы гына түгел, ул – иҗат кешесе. Китапханәнең дусты. Иҗат кешене яшәртә генә, – диде китапханә җитәкчесе Лилия Дәүләтбаева.

Күптән түгел Халидә ханымның балалар өчен шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Ул аны балалар бакчаларына бүләк итеп бирде. Балалар аның шигырьләрен бик ярата, Арчаның нәни кызы Зәринә Хәкимова “Шаян ТВ” тапшыруында да аның шигырен укыды. Җиденче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шул җыентыктагы сценарий буенча театральләштерелгән күренеш әзерләп, шигырьләрен өйрәнеп килгән. Халидә ханым өчен иң зур бүләк бу көнне шул булгандыр, мөгаен.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Без юбиляр белән күптәннән таныш. Бөтен тормышы күз алдымнан үтте, дисәм дә була. Шуңа, чыннан да, гомерең заяга узмады, дип әйтә алам. Истәлек булып калсын әле, дип Рәмзия һәм Сәләй Вагыйзовлар турында беренче булып үзләре исән чагында фильм төшерде. Бишенче гимназиядә шуларны чакырып очрашу үткәрде. Һәр яктан килгән ханым ул. Сыер савып, терлекләр дә карый, кош-корт та үстерә, бакчасында ниләр генә үсми, җәен тирә-юне чәчәкләргә күмелә. Руль артына утырып бөтен җирне айкап кайта. 70 яшь аның өчен картлык түгел, матур көзгә керү. Әле дә нинди генә идеяләр белән янып йөрми. Юбилее белән котлап шалтыраткан идем, мин өйдә түгел, Сочига очам, – диде. Менә шундый өлгер, җитез, янып яши торган ханым ул, – диде район ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина.

Ул көнне Халидә Фәйзрахманованы котларга бик күп кеше килгән иде. Институтта бергә укыган курсташлары, мәгариф бүлегендә, мәктәптә бергә эшләгән хезмәттәшләре, күршеләре, “Каурый каләм”нәр... Дилбегәне яшьләр кулына тапшырса да, “Каурый каләм”нәр белән әле дә элемтәне өзми ул. Үзе җитәкләгән чорда нинди генә очрашулар, әдәби мәйданнар, бәйгеләр, экскурсияләр оештырмады. Шигырьләр җыентыгы дөнья күргәнче күпме көч куйды. Үз башына төшмәгән кеше аңлый алмый аны. Үзешчән шагыйрь, шагыйрәләрне эфирларга чыгарды, аларны халыкка таныту максатында, “Арча“ радиосы аша махсус тапшырулар алып барды. Күп укый, укыганнарын йөрәге аша үткәреп, саллы гына китапларга кереш сүзләр дә язучы кеше әле ул Халидә ханым.

Туганнарының олы хөрмәт белән ерак юлларны якын итеп котларга килүләре турында һич әйтми мөмкин түгел. Сокландым мин аларның дуслыкларына. “Энем туган көнемә бүләк итеп Сочига алып бара. Шунда җыенам әле”, – дигән иде бер очрашканда. Ике энесе дә гаиләләре белән килгән!
– Алты бала үстек. Халидә апа өченче, мин дүртенче бала идек, – диде Хәлим энесе. – Балачакта шигырь язуын хәтерләмим. Әмма ул безне җыеп спектакльләр куйдырта иде. “Мин үскәч матур киенермен, тәмле ашармын, тырнак буярмын, биек үкчәле туфлиләр киярмен”, – дия иде апа. Амин дигән сәгатькә туры килде. Киләчәк тормышың да шундый матур булсын, – диде Хәлим.
– Апабызны шулай зурлаган өчен рәхмәт барыгызга да. Апам гына түгел, укытучым да ул минем. Аңа карап укытучы һөнәрен сайлаганмындыр, мөгаен, – диде төпчек энесе Нәгыйм.
– Хезмәт юлын ул безнең Сая авылында башлап җибәрде. Мин мәдәният йортында эшлим. Мәктәпкә бик матур кыз килгән, дигәч, тиз генә шунда йөгердем. Нинди генә чаралар оештырмадык без Халидә белән. Матур гына эшләп ятканда Рифаты гына алып китте, – диде яшьлек дусты Диләрә ханым һәм аңа багышлап яраткан җырын башкарды.
Халидә исеме гарәпчәдән үлемсез, дигәнне аңлата икән. Гомерегезне яшьнәп яшәгәнсез, киләчәктә дә шулай дәвам итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев