erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча – Мари Эл чиге юлының икенче чиратын яңарту эшләре тәмамлану алдында

Арча районында төбәк әһәмиятендәге Арча – Мари Эл Республикасы чиге автомобиль юлын яңарту буенча икенче чират эшләре ахырына якынлаша. Әлеге юл участогын заманча таләпләргә туры китерү максатыннан башкарылган эшләр бүгенге көндә төгәлләү стадиясендә бара.

Проект кысаларында Сөрде авылына кадәр юлның өске асфальт-бетон катламы түшәлгән. Шулай ук Яңа Кенәр авылындагы Галиев урамында җәяүлеләр өчен тротуар төзелгән. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл инфраструктурасын яңарту эшләре «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге проектның төп максаты – шәһәр һәм авыл җирлекләрендә юл челтәренең сыйфатын күтәрү, кешеләрнең имин һәм уңайлы хәрәкәт итү мөмкинлекләрен киңәйтү.

 

Фото: район башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев