erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча педагогия көллияте студентлары куйган спектакльне яшьләр ничек кабул итте?

Арча педагогия көллиятенең музыка укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Шакирова җитәкчелегендәге “Яшьлек“ театр төркеме Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” музыкаль спектаклен куйды

Бу көнне көллият студентлары хәйран калдырды. Җыр, бию буенча алар күп еллардан бирле сокландырып килде, һәр концертның бизәге иде. Хәзер театр дөньясын яуларга булган.

Спектакльнең премьерасында катнаша алмадым. Бу юлы алар аны өченче тапкыр инде Арча Мәдәният йортында тамашачыларга тәкъдим итте. Өченчесе Пушкин картасы буенча яшьләр өчен иде.

Минем өчен кызык та тоелды әле ул. Классик әсәрне яшьләр ничек кабул итәр икән? Шунысы аеруча кызыксындырды. Һәм аптырашта калдырды. Яшьләрне күпләр спектакльләргә, концертларга йөрмәүдә, җитди музыка, сәнгать яратмауда, аеруча классика белән дус булмауда гаепләргә ярата. Әмма шундый фикер белдереп, без үзебезнең аларны бөтенләй белмәвебезне күрсәтәбез икән бит!

Яшьләр спектакльне шулкадәр бирелеп карады, үзләре дә артистлар арасында кайнады, диярсең. Тып-тын залда кайберәүләрнең мышкылдап елавы, хуп-лап, сәхнәдә барган кайбер күренешләр вакытында (әти-әнисенең (Әмир Хәлиуллин, Алия Таҗиева) кызларын бай егеткә сатулары, ризалату өчен әтисенең каеш тотып Галиябануны (Камилә Сәлахова) кыйнавы, Исмәгыйльнең (Рәзил Шәрифуллин)  пистолет тотып керүе, Хәлилгә (Илназ Абзалов) атуы, Хәлилнең үлемен кичерә алмаган кызның да аны кочаклап үлүе) курку катыш кисәтүле авазлар белән кабул итүе ишетелде, аерым урыннарда чыгышлар кул чабып хупланды, соңыннан басып алкышланды. Үз күзем белән күреп, үз колагым белән ишетмәгән булсам, кеше сүзенә, бәлкем, ышанмас та идем. Димәк, яшь артистлар яшь тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп уйный, эчтәлекне бирә алды. Бу артистлар өчен (профессионаллар түгел, үзешчәннәр турында сүз бара бит әле) иң авыр нәрсә. Ә студентлар ул авырлыкны җиңеп чыкты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Куелыш, уен, костюмнар, үзешчән артистларның сәхнәдә үзләрен тотышлары, артистлык осталыклары (рольләрдә яшьләр генә һәм барысы да җырлый) югары дәрәҗәдә иде. Кайсындыр аерып әйтәсе дә килми, төп рольләрне башкаручылар образны төгәл ачып бирә алды, күмәк күренешләрдә катнашучылар да үзләрен чын артистлар итеп күрсәтте. Тамаша җыр, бию, уеннар, фольклор күренешләр белән үрелеп барды. Авыл яшьләренең кичке уеннары белән башланып китте ул. Сәхнә тулы яшьләр. Кара-каршы җырлашалар, кайсынадыр чиерттереп тә алалар, шул арада уеннар да оештыралар, көлешәләр. Матур инде – башка сүз юк. Әнә шундый күңелле итеп башланып китте ул һәм акрынлап Галиябану белән Хәлил, мәхәббәт өчпочмагы тирәсендә бөтерелде. 

“Галиябану” драмасын Мирхәйдәр Фәйзи 1916 елда язган. Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары. Галиябану − гади авыл кызы. Аның иң зур теләге − сөйгән егетенә кияүгә чыгып, бәхетле булу. Галиябануның сөйгәне − авылның ярлы егете Хәлил. Яучы карчык Бәдига  (Галия Мәҗитова) аның турында: “Хан кызын димләсәң дә, оят китермәслек егет”,− ди. Авылда ул беренче гармунчы. Галиябануны өзелеп ярата. Әмма кызга өйләнергә йөрүче тагын бер егет Исмәгыйль бар. Аермасы – ул бай һәм үзен шуның белән көчле дип санап, ике яшь йөрәкнең юлына аркылы төшә. Сүз белән тыңлата алмагач, кулына пистолет ала. Байлыкны бар нәрсәдән өстен итеп кую, кызганыч, хәзер, тулы бер гасырдан соң да киң чагылыш таба. Менә шул замандагы тормышны, геройларның кичерешләрен тамашачы күңеленә барып җитәрлек итеп бирә белү – зур осталык инде ул. Режиссер Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы Раушан Шәрипов тырышлыгы белән искиткеч матур, заман яшьләре дә кабул итә алырлык музыкаль спектакль туган. Тамашачылар соңыннан сәхнәдә студентлар уйнавын белгәч хәтта: “Нинди студентлар? Театр училищесыннанмы?” – дип сорады. Бу сүзләр үзләре үк иң зур бәя!

Кайбер спектакльләрне карыйсың да, ишектән чыгып җитәргә өлгерә алмыйсың, нәрсә турында баруын онытасың. Ә монысы тетрәндерде.
– Икенче тапкыр карыйм инде. Хәлил ролендә улым уйный, – диде Лениза ханым. Аның оялчан елмаюы астында горурлану хисе балкый иде.
– Спектакль бик ошады. Үземнең артистлар янына чыгып уйныйсым килде, – диде тамашачы Гүзәлия.

Килешәм тамашачылар фикере белән. Искиткеч! Супер! Бәйгеләрдә Гран при яуларлык спектакль.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев