erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча педагогия көллияте укытучысы Лилия Маликова Татарстан Рәисе белән очрашуда катнашты

Аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һөнәри осталык буенча “Профессионаллар” һәм “Абилимпикс” чемпионат хәрәкәтләре, “Архипелаг” пилотсыз авиация системалары буенча илкүләм ярышлар җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты. Очрашу ИТ-паркта узды. Анда Арча педагогия көллиятенең һөнәри цикл фәннәре укытучысы Лилия Маликова да катнашты һәм  Татарстан Республикасында “Һөнәр осталары” һөнәри осталык буенча бөтенроссия чемпионатын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен ТР Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Лилия Маликова 2018 елдан “Профессионаллар” чемпионатының “Физик тәрбия, спорт һәм фитнес” юнәлеше буенча белгеч булып тора. Шулай ук ул үзе дә чемпионат призерлары һәм җиңүчеләре әзерли.

 “Бүген иң яхшылар – һөнәри осталык тарихын язучылар арасында булуым белән мин бик бәхетле, – дп чыгыш ясады ул ТР Рәисе белән очрашуда. – Республика данын яклап чыгыш ясау катнашучылардан зур җаваплылык сорый.  Чемпионатка әзерләнү һәм анда катнашу – ул җитди сынау. Укуны, тренировкаларны берләштерә белергә, модульләрне камилләштергәнче эшләргә кирәк. Үзебезнең җиңүчеләр һәм призерларда мин белгечләрне генә түгел, ә киләчәкне күрәм. Сәламәт, көчле милләтнең киләчәген. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, барлык экспертлар, студентлар исеменнән яшьләргә үсәргә, яңа унышларга    ирешергә   мөмкинлекләр   тудырганыгыз өчен Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев