erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча район Мәдәният йортында «Мөнәҗәтләр — рухи мирасыбыз» бәйгесенең йомгаклау этабы узды

Район Мәдәният йорты Наласа авылы мәчете белән берлектә «Мөнәҗәтләр — рухи мирасыбыз» проекты белән ТРның гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү бәйгесендә җиңү яулады

Бәйге мәдәният идарәсе муниципаль учреждениесе, район Мәдәният йорты, Наласа авылы мәчете һәм Арча мөхтәсибәте белән берлектә оештырылды. Бу юнәлештәге узган елдан башланып киткән зур хезмәт район өчен горурланырлык нәтиҗәсен күрсәтте. 

Гала-концертны Татарстан Мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина ачып җибәрде.

«Шушындый матур чара оештыручы һәркемгә рәхмәтемне әйтәм. Мәдәният министрлыгы планга керткәннән, Арча төбәге, аның мәдәният идарәсе бер адым алга бара. Арчадан булуым белән чиксез горурланам. Бирегә бүген матурлык эзләп, ял итәргә килдем», — диде ул үз чыгышында.

Бәйгедә Арча, Баулы, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Бөгелмә, Теләче, Кукмара, Зәй, Актаныш, Минзәлә, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы районнары һәм Казаннан катнашучылар бар иде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Әлеге проект һәм бәйге турында Арча Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова белән сөйләштек. 
— Бәйге кайчан һәм нидән башланды?
— «Мөнәҗәтләр — рухи мирасыбыз» бәйгесе 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Бәйгенең сайлап алу туры 5-19 май көннәрендә онлайн форматта узды. Башта үзебезнең районда гына уздырылыр дип уйлаган идек. Игъланны язып куйганнан соң, башка районнардан да катнашырга теләк белдерделәр. Барысы 82 катнашучы тыңланды. Җиңүчеләр яшь аермасына карап билгеләнде. Узган елның май аенда алар район Мәдәният йортында бүләкләнделәр. 
— Грант отканыгыз турында кайчан билгеле булды?
— Без бәйгене тулыландырып, грантка проект язып карарга булдык. Һәм ел ахырында җиңүче булуыбыз турында хәбәр иттеләр. 488 075 сумлык грант оттык.
— Бу юнәлештә быел нинди эшләр башкарылды?
— Грант оту «Мөнәҗәтләр — рухи мирасыбыз» бәйгесендә сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә дә катнашырга мөмкинлек тудырды. Агымдагы елда алар да көч сынашты. Республикабыз районнарыннан 87 мөнәҗәт башкаручының чыгышы жюри тарафыннан бәяләнде. Гала-концертта аларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Һәрбер катнашучы игътибарга лаек, жюри составына җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады. Алар мөнәҗәтчеләрнең башкару осталыгына, эчтәлекне ачып бирә белүгә, ачык һәм аһәңле яңгырашка, репертуарга, сәхнә костюмының ислам дине кануннарына туры килүенә игътибар итте.
— Грант акчасына ниләр эшләнде?
— Грант акчасына Арча район Мәдәният йорты сәхнәсенә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чиклеләр өчен күтәртмәле платформа урнаштырылды. Чараларда мөмкинлекләре чикле райондашларыбызны сәхнәгә чыгару берникадәр кыенлык тудыра иде, Аллаһка шөкер, хәзер ул мәсьәлә хәл ителде. Шулай ук грант акчасына фотоаппарат һәм Наласа мәчете өчен уку җиһазлары алынды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фотолар авторы - Л.Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев