Арча районы административ комиссиясе баш белгече Айрат Сафиуллин: «Халык хәзер тәртипкә өйрәнде»
Районда санитар-экология икеайлыгы бара. Ул 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итә
Шул уңайдан без район административ комиссиясе баш белгече Айрат Сафиуллин белән сөйләштек. Урамнар, йорт яннары, паркларны, юл, елга буйларын чистарту, тирә-юньне тәртипкә китерү буенча өмәләр үткәрелә.
– Рейдларга чыгабыз, – дип сөйләде безгә Айрат Сафиуллин. – Менә әле яңа гына Арчаның үзәк Зур урамын махсус карап чыктык. Шәхси йортлар белән яшәүчеләр үз тирәләрен тырмалап чистартканнар. Капка төпләрендә еллар буе җыелып яткан төзелеш материаллары да күренмәде. Халык хәзер тәртипкә өйрәнде. Төзелеш материалы алып кайталар икән, вакытлыча урамда тоту өчен шәһәр Советынннан рөхсәт кәгазе алалар. Авылларга да чыгабыз. Иске Чүриле, Штерә, Зур Бирәзә, Субаш Аты һ.б. авылларны йөреп чыктык. Элекке еллар белән чагыштырганда авыллар хәзер чистарды. Төзелеш материалын капка төбенә алып кайтып аударгач, җирле үзидарәдән вакытлыча урамда тоту өчен рөхсәт кәгазе алырга кирәклеген тагын бер кат искә төшереп үтәм. Әлбәттә, шәхси хуҗалыкларда төзелешләр, ремонт эшләре баруы күңелле хәл. Бу хуплана гына. Әмма төзелеш материалын рөхсәт кәгазеннән башка урамда тотарга ярамый.
– Авылларда чүплекләр белән ничек?
– Иске Чүриле авылына баргач, Ашабаш авылына чыгу юлында чүплекне күреп алдык. Болай итеп теләсә кайда чүп ташлау урыннарын булдырырга ярамый. Җирле үзидарә территорияләрендә хуҗалык, көнкүреш калдыклары махсус билгеләнгән чүплекләргә ташланырга тиеш. Субаш Аты авылы эчендәге елгада да электән калган чүп җыелып яткан. Алар шулай ук кичәге булса да, җыештырып алынсын. Субаш Атыда бу эшкә тотындылар. Шуны истә тотыйк: чисталык кагыйдәләрен бозучыларга ТРның административ хокук бозулар Кодексының 3,6 маддәсе нигезендә кисәтүләр ясала, беркетмәләр төзелә, штрафлар салына.
– 1 апрельдән башланган ике айлыкта күпме комиссия утырышы булды? Күпме эш каралды?
– 4 комиссия утырышы булды. 34 административ эш каралды. Алты кешегә штраф салынды, калганнарына кисәтү ясалды. Бер ел эчендә чисталык кагыйдәләрен бозып, икенче тапкыр эләгәләр икән, 5 мең сумга кадәр штраф каралган.
– Арчада контейнерлар янына озын-озын агачлар өеп кую гадәте бар. Бу рөхсәт ителәме?
– Юк, рөхсәт ителми. Агачларны 1әр метрлап кисеп, тураклап, бау белән бәйләп, чүп контейнерларына китерергә кирәк. Бу таләпне үтәмәүчеләргә шулай ук штрафлар каралган. Алга таба да рейдлар дәвам итәчәк.
Тирә-юнебез чиста, матур булса, үзебез һәм кунаклар өчен дә күңелле. Җәйгә дә озак калмады. Чисталыкта, чәчәкләр дөньясында яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев