Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм котлавы
Хөрмәтле Ватаныбызны саклаучылар! Кадерле райондашлар!
Бүген, әлеге истәлекле көндә – Ватанны саклаучылар көнендә, без Туган илебез сагында торган һәм торучы һәркемгә ихтирам күрсәтәбез. Быел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде, һәм моны бүген аеруча билгеләп үтү мөһим.
Ватанны саклауда иңгә-иң торып төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре хезмәт итә. Аларны бер уртак сыйфат берләштерә – Ватан мәнфәгатьләренә фидакарь хезмәт, үз җиренә чын күңелдән мәхәббәт, бурычка һәм үз эшенә тугрылык. Нәкъ менә шул бердәмлектә – безнең көч.
Без шулай ук Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын билгеләп үтәбез. Арча районы тарихында чын батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре бихисап.
Без Советлар Союзы Геройларының һәм Россия Геройларының батырлыкларын хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез, аларның исемнәре илебез елъязмасына мәңгелеккә язылган. Аларның үрнәге безне фидакарь хезмәткә, Ватаныбызны саклауга рухландыра. Бүген, илебез янә үз мәнфәгатьләрен яклаган вакытта, бу батырлыкның яңа буыннарга күчүен күрәбез.
Аерым рәхмәт сүзләрен махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга җиткерәсем килә. Сезнең батырлыгыгыз, кыюлыгыгыз һәм Ватанга тугрылыгыгыз тирән хөрмәт уята. Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз!
Бүген, аеруча, сугышчыларыбызга ярдәм итүнең никадәр мөһим булуын тоябыз. Егетләребезгә гуманитар ярдәм җыеп, читтә калмыйча булышучы барлык волонтёрларга, Арча районының барлык халкына зур рәхмәт белдерәм. Сезнең өлешегез бәяләп бетергесез. Без махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгыртабыз, аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтәбез, чөнки безне саклаучыларның якыннары турында кайгырту – безнең уртак бурыч.
Бу көнне без Ватаныбызны саклаган һәм саклаучы һәркем алдында баш иябез. Арча районы халкы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм гаиләләрегезгә бәхет телим. Ватаныбыз күге һәрвакыт аяз булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев