erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы башлыгының бәйрәм котлавы

Хөрмәтле Арча районы хатын-кызлары!

Кадерле әниләребез, апа-сеңелләребез! Сезне язның беренче һәм иң гүзәл бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас котлыйм!

8 Март — ул язгы кояш җылысы, чәчәкләр хуш исе һәм хатын-кызларга булган чиксез хөрмәт һәм соклану символы. Бу көнне без Сезгә — тормыш бүләк итүче, гаилә учагын саклаучы, дөньяны матурлаучы гүзәл затларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Сезнең сабырлыгыгыз, зирәклегегез һәм фидакарьлегегез Арча районының һәр уңышында чагыла. Сез балалар тәрбиялисез, һөнәрегездә уңышларга ирешәсез, шул ук вакытта яраткан хатын, назлы ана булып каласыз. Сезнең җылы карашыгыз алдында иң авыр кышлар да чигенә, иң катлаулы мәсьәләләр дә җиңел чишелә. Аерым рәхмәт сүзләремне бүгенге көндә илебезнең тынычлыгын саклаучы хәрбиләребезнең әниләренә һәм хәләл җефетләренә җиткерәм. Сезнең ныклыгыгыз, көчле рухыгыз һәм сабырлыгыгыз алдында башыбызны иябез.

Кадерле хатын-кызларыбыз! Бу бәйрәм көнендә Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, гаилә бәхете һәм җан тынычлыгы телим. Йөзләрегездән елмаю, күңелләрегездән ямь беркайчан да китмәсен. Сез һәрвакыт сөекле һәм хөрмәтле булып яшәгез! Бәйрәм белән Сезне!

Ихтирам белән, Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев