Арча районы мәдәният идарәсе «Культура поMAXимуму» Бөтенроссия акциясендә алдынгылар рәтендә
Арча муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе Татарстан муниципалитетлары арасында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы оештырган “Культура поMAXимуму” Бөтенроссия акциясендә алдынгылар рәтенә керде.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы инициативасы белән гамәлгә куелган “Культура поMAXимуму” федераль акциясе илнең төрле төбәкләрендә мәдәнияткә ирешү мөмкинлеген киңәйтүне максат итеп куя. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Культура поMAXимуму» акциясе беренче чиратта ташламалы категориягә кергән гражданнар өчен каралган. Алар арасында инвалидлыгы булган кешеләр, пенсионерлар, студентлар, күп балалы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары бар. Әлеге категория вәкилләре мәдәният учреждениеләрендә узучы чараларга цифрлы ID ярдәмендә бушлай яки ташламалы шартларда керә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев