erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары “Экояз – 2025” бәйгесендә актив катнаша

Республикада, шул исәптән безнең районда, санитар-экологик икеайлык һәм “Экояз – 2025” бәйгесе дәвам итә.

Хезмәт коллективлары, аерым кешеләр, укучылар, хәтта балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар да үз тирә-юнен чистартуга һәм матурлауга үз өлешләрен кертә. Өмәләрдә катнашып, алар шәһәребезне чистартып һәм яшелләндереп кенә калмый, ә “Экояз-2025” бәйгесендә дә актив катнаша. 31 майга кадәр 8 атна дәвамында барачак бәйгенең 4 атнасы артта калды. Районыбыз мәктәпләре һәм балалар бакчалары бәйгедә катнашуда бигрәк тә актив. Алар инде әти-әниләре, укытучылары, тәрбиячеләре белән бергә җимлекләр ясадылар, макулатура җыйдылар, агачлар утырттылар, үз территорияләрендә өмәләр үткәрделәр. Мөмкин булганча аларның хезмәтләрен без дә үзебезнең социаль челтәрләрдә яктыртып барырга тырышабыз.

Район мәктәпләре укучылары мәктәп территорияләрен генә җыештырып калмыйча, тирә-як урамнарны, үзләренә беркетелгән башка территорияләрне дә җыештырган. Мәсәлән, Арчаның беренче мәктәбе укучылары 17 апрельдә стадионны тәртипкә китергән.  

“Өмәнең төп бурычы җәмәгать территорияләрен төзекләндерү, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү булды. Уртак тырышлыгыбыз белән шәһәр киңлекләрен чүп-чардан, яфраклардан һәм коры ботаклардан чистарттык. Кыш дәвамында җыелган чүп-чарны, корыган яфракларны һәм ботакларны җыештырганнан соң стадион территориясе бөтенләй башка төсмер алды, – дип хәбәр итә Арчаның беренче мәктәбе коллективы. – Өмә дустанә һәм күңелле узды”.

Арчаның җиденче мәктәбе укучылары Нефтебаза күлен һәм чишмәне чистарткан.

Билгеле булганча, узган атнада бөтен республика халкы “Хәтер бакчасы” Халыкара акциясенә кушылды. Аның максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәркем истәлегенә агач утрыту. Әлеге акциягә Ашытбаш мәктәбе коллективы ТР Дәүләт комитетының “Ашыт” тыюлыгы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә кушылган. Балалар өлкәннәр белән бергәләп агачлар утырткан.

“Хәтер бакчасы” – ул тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерү. Әлеге матур гореф-гадәт безнең әби-бабаларыбызның, илебезнең, һәм гаиләнең тарихын, хәтерен саклаурга чакыра”, – дип хәбәр итә Ашытбаш мәктәбе коллективы.

“Экояз – 2025 “ бәйгесе кысаларында алар шулай ук елга буйларын да чүптән арындырган.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Лесхоз мәктәбенең Җиңү волонтерлары “Безнең обелисклар” патриотик акциясе үткәргән һәм Үрнәк бистәсендә Исемсез солдат һәйкәле территориясен җыештырган.

“Истәлекле урыннарны төзекләндерү – ул без эшли алган эшләрнең бик аз өлеше, шулай итеп без киләчәктә тыныч күк йөзе өчен гомерләрен кызганмаган һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез”, – дип хәбәр итә Лесхоз мәктәбе коллективы.

Кушлавыч мәктәбе укучылары Габдулла Тукайның әтисенең каберен җыештырган.

Барлык мәктәп, балалар бакчалары коллективлары территорияләрне, урамнарны, парк, скверларны чүпләрдән арындырган, корыган үләннәрне тырмалаган, агачлар ботаклрын кисеп, аларның кәүсәләрен агартып чыккан.

Бу атнада бәйгенең бишенче атнасы башланды. Ул  “Тынычлык, хезмәт, май” дип атала һәм  йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә багышлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев