erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы мәхәлләләрендә мөселманнар Гошер җыйды

Аллаһ катнашучылардан һәм ярдәм итүчеләрдән разый булсын!

Шушы көннәрдә Арча районы мәхәлләләрендә мөселманнар Гошер җыйды.

Теләгән һәркем үз уңышының бер өлешен мохтаҗларга бирә алды, шулай ук аны мәчетләргә тапшырырга да мөмкин иде.

Мөселманнар бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива кебек уңышларын яки кышка дип тозланган ризыкларны сәдәка итеп бирде.

Барлыгы 75 тонна әйбер җыелды. Түбән Мәтәскәдән бер игелекле кеше 35 килограмм бал бирде. Аны махсус хәрби операция барган зонага җибәрделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай ук җыелган әйберләрне мохтаҗларга өләшенде. Казан мәдрәсәләренә, “Ярдәм”, Галиев мәчетләренә, Әхмәт Һади, “Өмет” пансионатларына, шулай ук Ометьевода яшәүче мохтаҗларга бирелде. 

Аллаһ катнашучылардан һәм ярдәм итүчеләрдән разый булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре