erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова: «Районда ата-ана вазыйфасын тиешле дәрәҗәдә үтәмәүче 9 гаилә исәптә тора»

Әңгәмәдәш - Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Арча районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова

– Динә Мансуровна, район социаль яклау бүлегенә нинди оешмалар керә? Иң элек шулар белән таныштырып үтсәгез иде.

– Безнең район социаль яклау бүлеге карамагында 5 оешма эшли,  300 кеше халыкка хезмәт күрсәтә. Шуларның берсе – Яңа Чуриле психоневрология интернатында 418 авыру яши. Арчадагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең “Өмет чаткысы“ тернәкләндерү үзәгендә елына 400дән артык бала тернәкләнү үтә. Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында 58 кеше яши. Һәм тагын Мәрхәмәтлек, Мәшгульлек үзәкләре – менә булабыз биш оешма. Әлеге ике оешма белән бергә бер бинада халыкка хезмәт күрсәтәбез. Мәрхәмәтлек үзәге өч юнәлеш буенча эш алып бара – өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм инвалидлар өчен көндезге бүлек.

– Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге күпләрне кызыксындыра.

– Мәрхәмәтлек үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә  47 хезмәткәр эшли. Алар даими ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең өйләренә барып, социаль ярдәм күрсәтәләр. Чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган кешеләргә социаль хезмәтләр, мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап, социаль пакет рәвешендә бирелә. Элек идән юу, ашарга әзерләү, кибеттән ризык алып кайту кебек социаль-көнкүреш хезмәтләренә күбрәк басым ясалса, хәзер исә кайгырту, тәрбияләү хезмәтләренә өстенлек бирелә: юындыру, шул исәптән ятып торган кешене юындыру, ашату, санитар-гигиена хезмәтләрен күрсәтү һ.б.

– Нинди очракта кешегә социаль хезмәткәр билгеләнә?

– Әгәр дә кеше мөстәкыйль хәрәкәт итү сәләтен тулысынча яисә өлешчә югалтса, я авыру, имгәнүләр, олы яшьтә яки инвалид булу аркасында мөстәкыйль рәвештә яши алмаса, алар өйдә социаль хезмәт алырга мөмкин.

– Ә социаль хезмәткәр нинди булырга тиеш?

– Социаль хезмәткәр булып эшләр өчен мәрхәмәтле, ягымлы, олы йөрәкле булырга кирәк.

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына социаль хезмәтләр каралганмы?

– Әйе, СВОда яраланып кайтучыларның, анда катнашучыларның ярдәмгә мохтаҗ әти-әниләренең социаль хезмәтләрне бушка алу мөмкинлеге бар. Шундый биш кешегә бүген социаль хезмәткәрләр өйгә барып ярдәм итә.

– Районда ничә күп балалы гаилә бар? Мөмкинлекләре чикләнгән балалы күпме гаилә исәпләнә?

– Районыбызда 969 күп балалы гаилә бар. Бу гаиләләрдә 3478 бала тәрбияләнә.  Мөмкинлекләре чикләнгән балалы гаиләләр – 232. Бу гаиләләр өчен төрле чаралар үткәрелә, алар белән социаль педагоглар, психологлар, социаль белгечләр эшли, тренинглар үткәрәләр, психологик, педагогик ярдәм күрсәтәләр. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү өчен социаль-көнкүреш тормышка яраклаша белү бүлмәсе булдырылды. Бу ата-аналарга инвалид баланы мөстәкыйль тормышка әзерләүдә ярдәм күрсәтүче махсус проект.

– Без бүген ата-ана вазыйфасын тиешле дәрәҗәдә үтәмәүче гаиләләр турында да дәшми кала алмыйбыз.

– Районда ата-ана вазыйфасын тиешле дәрәҗәдә үтәмәүче 9 гаилә исәптә  тора. Бу гаиләләрдә 19 бала тәрбияләнә. Без төрле оешмалар – район хакимияте, эчке эшләр бүлеге, хастаханә, мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Эчкече әти-әниләрне дәвалау учреждениеләренә җибәрәбез. Аларны төрле тәрбияви чараларга чакырабыз. Гаиләдәге шартларны даими тикшереп торабыз. Төнге рейдларга чыгабыз.

– Мәрхәмәтлек үзәгендә мохтаҗларга бушлай креслолар һәм башка  кирәк-яраклар биреп тору да каралган. Бу турыда да әйтеп үтсәгез иде.

– Әйе, Мәрхәмәтлек үзәгендә тернәкләндерү чаралары прокаты да эшли. Техник чараларга мохтаҗларга инвалид креслолары, махсус карават, матрас, култык таяклары, санитар урындыклар билгеле бер вакытка бирелә. Шулай ук махсус тернәкләндерү чаралары инвалид балалар өчен дә каралган. Кызыксынучылар булса, 3-13-36 һәм 3-13-37 номерларына шалтыратып белешә алалар.

– Пенсионерларны, гомумән, халыкны кызыксындырган тагын бер сорау: субсидияләр-ташламалы түләүләр, юл акчалары ни өчен туктатыла?

– Әгәр дә кешенең салым бурычлары, коммуналь хезмәтләргә түләү бурычлары булса, кешенең айлык кереме 20 мең сумнан артып китсә, субсидия-ташламалар түләүләре туктатыла.

– Керемнәре аз булган кешеләр нинди очракта социаль яклау бүлегенә килә ала?

– Айлык керемнәре 15073 сумнан югары булмаган һәм керемнәре яшәү минимумыннан түбән кешеләр безгә килеп, ике арада социаль килешү төзелә. Гаризаны социаль яклау бүлегенә (Арча, Банк урамы, 6 В йорты) килеп яки интернетта дәүләт хезмәтләре порталы, Бердәм портал, яки күп функцияле үзәк аша язарга була.

– Әлеге социаль килешү нәрсәләр өчен төзелә?

–  Эш эзләү өчен. Кеше уку йортын тәмамлап, я хәрби хезмәттән кайтып эш эзләгән очракта социаль яклау бүлегенә килеп гариза яза һәм Мәшгульлек  үзәгендә исәпкә баса. Бу очракта 4 ай буе 16430ар сум ярдәм бирелә. Үз эшен ачарга теләүчеләргә 350 мең сумга кадәр акчалата ярдәм алу мөмкинлеге бар.Шәхси хуҗалык (ЛПХ) булдыру, ягъни терлекчелек, үсемлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнү өчен бер тапкыр 200 мең сум ярдәм бирелә.  Кешенең тормышында килеп чыккан авыр хәлдән чыгуга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру өчен 4-6 айга кадәр 16430ар сум түләү каралган.

– Әлеге 16430 сум акча 4-6 айга кадәр  нинди очракларда бирелә?

– Бу акча әгәр дә гаиләдә бер яки берничә гаилә әгъзасы инвалид булса, табигать афәтләре һәм көнкүреш, табигый яки кеше кулы белән ясалган гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә бердәнбер торак бүлмәләрен югалтсалар, бер кеше яки аның гаилә әгъзалары 6 ай эчендә 3 айдан артык вакыт дәвамында өзлексез дәваланган очракта бирелә. Һәм шулай ук эшсез калган очракта, якын туганнарның (ата-аналар, тормыш иптәше, балалар) үлеме белән бәйле очракларда билгеләнә.

– Эшсез калган очракта социаль ярдәмгә гариза кайсы көннән языла?

– Гариза эштән киткән көннән өч айдан да соңга калмыйча бирелергә тиеш.

– Якын туганнарның үлеме белән бәйле социаль ярдәмгә гаризаның бирелү вакыты ничек?

– Шулай ук дәүләт социаль ярдәменә гариза үлү көненнән өч айдан да соңга калмаска тиеш.

– Сөйләшүне дәвам итик. 16430 сум акча 4-6 айга кадәр  тагын нинди очракларда бирелә?

– Якын туганы тарафыннан (ата-анасы, тормыш иптәше, баласы) 18 яшькә кадәр инвалид баланы караган өчен бирелә. Һәм тагын бу пособие I төркем балачактан инвалид, I төркем инвалид, медицина учреждениесе белешмәсе буенча даими карау таләп ителүче олы яшьтәге кешене караучыга билгеләнә. Бу ярдәм төрмәдән азат ителүчегә, өч яшькә кадәрге баланы ялгыз тәрбияләүче әти я әнинең балалар бакчасына урнаштыру мөмкинлеге булмаган очракта да каралган.

– Әлеге ярдәм акчасын алу шартлары нинди?

– Социаль килешү (контракт) төзү өчен кешенең өч айлык уртача кереме 15073 сумнан арт-маска тиеш. Социаль килешү буенча бүлеп бирелгән акчалар тиешле максатларда кулланылырга тиешлекне онытмас-ка кирәк. Әгәр дә акчаларның кирәкле максатларда кулланмау очраклары ачыкланса, алар кире кайтарылачак.

– Өлкәннәр һәм инвалидлар йортына урнашу тәртибе белән дә таныштырсагыз иде.

– Өлкәннәр йортына һәрдаим карауга мохтаҗ булган олы яшьтәге һәм 18 яшьтән өлкәнрәк беренче һәм икенче группа инвалидлар урнаша ала. Моның өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле документлар тупларга кирәк. Алар гариза нигезендә чиратка куела.

– Сезнең аша санаторий-курортларга юллама кемнәргә бирелә?

– 60 яшькә җиткән ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар ташламалы шартларда юлламалар белән тәэмин ителә.

– Юллама алу өчен нинди таләпләр куела?

– Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүчеләр, уртача айлык керемнең пенсионерлар өчен яшәү минимумының Татарстан Республикасында билгеләнгән күләменнән 400 проценттан артмавы, гаиләдә  кеше башына туры килгән фатир, йорт зурлыгы 40 кв. м.дан, ялгыз яшәүченең кв. метры 80нән артмаска тиеш. Әгәр күчемсез милекнең саны 1дән артык икән, ул вакытта гаиләдә һәр кешегә йорт күләме 23 кв. ме-трдан артмаска тиеш, ялгыз яшәүченең – 40 кв. метрдан. Җире 2 гектардан артык булмаска тиеш. Санаторий-курортта дәвалауга ихтыяҗ турында медицина күрсәтмәләре, форма № 070/у буенча расланган белешмә булу шарт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев