erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы территориясендә «Каршы як полоса» профилактик чарасы узачак

Юлдагы иминлек һәркайсыбызга бәйле.

5 марттан 18 мартка кадәр Арча районы территориясендә «Каршы як полоса» профилактик чарасы узачак.

Әлеге чара каршы яктан хәрәкәт итү полосасына узарга чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән. Мондый хокук бозулар авыр нәтиҗәләргә китерүче җитди юл һәлакәтләренең төп сәбәпләренең берсе булып кала.

Чара үткәрү чорында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтәчәк. Аеруча юл билгеләре, тамгалар белән тыелган урыннарда каршы як полосага чыгу фактларын ачыклауга игътибар биреләчәк.

Дәүләт автоинспекциясе йөртүчеләргә искәртә: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен административ җаваплылык - зур күләмдә штраф һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга, юл билгеләре һәм тамгалар таләпләрен төгәл үтәргә, хәвефсез тизлек һәм дистанция сайларга чакырабыз. Юлдагы иминлек һәркайсыбызга бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре