erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы укытучылары ясалма интеллект буенча түгәрәк алып барган өчен махсус түләү алачак

Ясалма фәһем буенча түгәрәк алып барган өчен алар 258 мең сум акча алачак.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда «Педагог – ясалма интеллект буенча түгәрәк җитәкчесе» грантын алучылар исемлеген раслады. Әлеге конкурс мәктәпләрдә һәм башка белем бирү оешмаларында заманча технологияләрне үстерүгә өлеш керткән педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Республика күләмендәге җиңүчеләр исемлегенә Арча районының берничә педагогы да кергән. Алар арасында Арчадагы Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейның информатика укытучысы Руслан Гарипов, Арчаның 5нче гимназиясе информатика укытучысы Ирек Исмәгыйлов, Яңа Кишет төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Минҗанова, шулай ук Арчаның алтынчы урта мәктәбенең математика укытучысы Гөлназ Миннебаева бар.

Моннан тыш, Татарстан территориясендә урнашкан дәүләт һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары арасында ярдәм алучылар исемлегендә Арча педагогика көллият укытучылары Эльвира Гыймранова, Алия Мөхетдинова, Айгөл Сафина һәм Арча агросәнәгать һөнәри көллияте укытучысы Илназ Шәрәфиев бар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә Татарстан Республикасы бюджеты хисабыннан 258 мең сум күләмендә түләү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев