Арча районында 17419 гектар иген суктырылды
Районда 11 августка 47722 гектардагы игеннәрнең 17419 гектары (36,5%) суктырып алынды. «Курса МТСы» ширкәтендә – 70, «Казанка» ширкәтендә - 63, «Игенче»дә 54 процент мәйданда җыйнап алынды.
Район буенча бер гектардан уртача уңыш – 39,4 центнер. «Северный»да – 51,4, «Заря»да – 51,7 центнер чыга. «Курса МТС»ында – 45,5, «Байрак»та 42,2, «Казанка»да – 41,9, «Ак барс» агрокомплексында – 41,6, «Яңарыш», «Тукай» ширкәтендә – 40 центнер.
Иң күп уңыш арпада – гектардан 42 центнердан артык, көзге бодайныкы – 40,5 центнер.
Арча элеваторы барысы 25739 тонна ашлык кабул итте, шуның 20388 тоннасы безнең район хуҗалыкларыннан.
План буенча 67797 гектарда туфрак эшкәртергә кирәк, 6286гектары (9,3%) эшкәртелде. «Заря»да – 26, «Игенче» ширкәтендә – 17, «Кызыл Яр»да – 14, «Ашытбаш»та – 13 процент.
Район буенча бер сыердан уртача тәүлекле савым – 20,9 килограмм, «Вамин» сөтчелек берләшмәсендә – 36, «Ак барс» агрокомплексында – 34 килограмм савалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев