Арча районында Фәнис Әхмәтханов крестьян-фермер хуҗалыгы беренче булып чәчүне төгәлләде
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов Корайван авылында фермер Фәнис Әхмәтҗанов белән очрашып эшләр барышы белән кызыксынды.
Фәнис районда иң уңышлы эшләүче фермерларның берсе. Барын да үз тырышлыгы белән булдырган кеше, элеккеге колхозның Корайван бригадасының барлык җирләре диярлек (500 гектарга якын) аның карамагында. Терлек тораклары, складлар төзеде, техникалар алды, 60тан артык терлеге бар. Һәр елны язгы чәчүне иң алдан төгәлли, быел да 5 майда соңгы гектарларны чәчтеләр.
Фермер авыл тормышына җан өрүче дә, мәчет төзүгә зур өлеш кертте. Узган ел мәктәп укучылары өчен автобус тукталышына павильон төзеп куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев