Арча районында юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган
Юлларда игътибарлы һәм сак булыйк
Арча районында җиде айда 19 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ике кеше һәлак булган, 22 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.
2025 елның җиде ае нәтиҗәләре буенча республика территориясендә 1755 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 63кә артык. Шуларда 163 кеше һәлак булып, 2138 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Агымдагы елның июль аенда гына да 327 юл һәлакәте булган һәм 39 кеше үлеп, 370 кеше зыян күргән.
Коточкыч саннар. Күпме кеше юлда һәлак булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучылар гына түгел, бер гаепсез кешеләр дә кемнәрнеңдер ваемсызлыгы нәтиҗәсендә якты дөнья белән саубуллашкан. Алар арасында балалар да булуын исәпкә алсак, әле тормышка аяк кына басып килүче балаларның шулай харап булуларына йөрәк әрни.
Әлеге саннар Татарстан Республикасы буенча китерелде. Безнең Арча районында хәл ничек тора? Ни өчен юл-транспорт һәлакәтләре арта? Сәбәпләре нидә? Бу хакта без Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов белән сөйләштек.
– Арча районы буенча 2025 елның җиде аенда 19 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Ике кеше һәлак булды, 22 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Шулар арасында дүрт бала да бар. Ә июль аена килгәндә, бер айда гына да биш юл-транспорт һәлакәте булды һәм җиде кеше зыян күрде. Бәхеткә, үлүчеләр юк.
– Рөстәм Рәфхатович, юл һәлакәтләренең төп сәбәбләре нидә?
Төп сәбәпләр – тиешле булмаган урында каршы як полосага узарга чыгу, алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыру, тизлек режимын сакламау, җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы, машина салонында балаларны йөрткәндә саклык кагыйдәләрен үтәмәү. Юл игътибар сорый. Кемнеңдер саксызлыгы нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр һәлак булырга мөмкин.
– Төп сәбәпләрнең берсе – тиешле булмаган урында каршы як полосага узарга чыгу, дидегез. Безнең районда шушы сәбәп буенча юл-транспорт һәлакәтләре булдымы?
– Җиде айда каршы як юлга узарга чыгу буенча 134 беркетмә төзелде. Биш юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Җиде кеше тән җәрәхәтләре алды.
– Беркетмә төзедегез, ди. Аларга нинди җәза бирелә?
– Каршы як полосага чыгу кагыйдәсен бозган өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсенең 4 өлеше нигезендә 7500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Әлеге хокук бозуны кабат эшләгәндә (12.15 маддәсенең 5 өлеше) транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 елга мәхрүм ителәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр хокук бозу видеокүзәтү камералары тарафыннан теркәлгән икән, бу очракта 7500 сум күләмендә штраф билгеләнә. Моннан тыш, административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затны өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, шулай ук транспорт чарасын конфискацияләү каралган.
– Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгучылар бармы?
– Җиде айга 52 исерек теркәлде, мотоцикл белән бер юл-транспорт һәлакәте булды. Бер кеше зыян күрде. Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә юлга чыгучыларны барлау максатында даими рәсештә “Тоннель” профилактик чарасы үткәрәбез. Рейдлар барышында да андыйларга аерым игътибарны юнәлтәбез.
– Юл-транспорт һәлакәтләрендә җиде айга дүрт бала зыян күрде, дидегез. Бу һәлакәтләрнең сәбәбе нәрсәдә?
– Һәр очракта машина юл кырыеннан төшеп китү. Балаларны машина салонында йөрткәндә махсус җайланмалардан файдаланырга кирәк кенә түгел, мәҗбүри. Һәр ата-ана баласының исәнлеге турында кайгыртырга тиеш. Арча районында 5 августта “Куркынычсызлык каешы” дигән профилактик чара башланып китте. Ул 14 августка кадәр дәвам итәчәк. Нәкъ менә куркынычсызлык каешы такмаганнарны, балаларны юлда махсус җайланмасыз йөрткәннәрне барлау максатында бу көннәрдә юлларда рейдлар үткәреләчәк. Бер-беребезгә карата игътибарлы, юлларда сак булыйк. Юл сансызларны яратмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев