erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында Казанның төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) мобиль поликлиникасы эшли

Тормышны яратыгыз һәм кадерен белегез!

Казанның төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) мобиль поликлиникасы Арча районында быелның 9 гыйнварыннан эшли

Бу бригада 15 мартка кадәр халыкны кабул итәчәк. Бу турыда безгә әлеге бригада җитәкчесе, табиб-невролог Ринат Хаҗибәков әйтте. 
Казаннан кайткан табиблар Яңа Кенәр, Шушмабаш, Үрнәк участокларында халыкны кабул иткән. Наласада вакытта без яннарына барып кайттык. Поликлиника “КамАЗ” машинасына беркетелгән. Табиблар йөрәк-кан юллары авыруларын карый. Халык килә, табибларга күренә, китә тора. Тыныч мохит, ыгы-зыгы сизелми. Килгән авыруларны теркәүче медицина регистраторы Ләйсән Ибраһимова: “Без авыруларны участок табибы, фельдшеры күрсәтмәсе нигезендә алдан язылып кабул итәбез”, – диде.

Без килгән көнне мобиль поликлиникада “МКДЦ”ның табиб-неврологы, бригада җитәкчесе Ринат Хаҗибәков, УЗИ 2 бүлеге мөдире, УЗИ табибы Талия Ишмәтова, табиб-кардиолог Алсу Нотфуллина кабул итте.  “Мобиль  поликлиника авыл халкына хезмәт күрсәтә, – дип сөйләде Ринат Рөстәмович. – Белгечләр йөрәккә УЗИ үткәрәләр, ЭКГ ясыйлар, табиблар кардиолог, эндокринолог, невролог авыруларга үз күрсәтмәләрен бирәләр. Кайберләрен МКДЦга юллыйбыз”. 

Алар Наласада дүрт көн эшләделәр. Тирә-яктагы авыллардан да килделәр. Чиратта – Арча станциясе һәм Иске Чүриле участоклары. Арча станциясендә 26 февральдән 7 мартка кадәр кабул итәләр. Шимбә һәм якшәмбе көннәрне ял итәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

УЗИ табибы Талия Ишмәтованың бер хатын-кызның йөрәген УЗИ аша тикшергәнен карап тордым. Җентекләп шактый озак карады ул аны. Яхшы табиб шундый булырга тиеш тә! Һәр авыруны җентекләп карарга! Ниһаять.., миңа чират җитте. Тиз генә сөйләшеп алдык. Чөнки табибның вакыты юк. Көтеп торалар.
– Талия Вәгыйзовна, УЗИ аша сез йөрәктә ниләр күрәсез, нинди чирләр ачыклана? 
– УЗИ аша караганда без йөрәкнең мускул халәтен күрәбез. Ничек кыскара, инфаркт булган очракта җөйләр, йөрәк куышлыгында тромблар ачыклана. Йөрәк клапаннары торышы, ничек алар эшли, стенозлар яки җитешмәүчәнлек бармы, йөрәккә кан китерүче һәм канны алып китүче кан юллары торышы ничек – бар да УЗИда күренә. 
– Киңәшләрегез. 
– 40 яшьтән соң, авыртмасаң да, кардиологта булырга һәм йөрәкне УЗИ аша тикшертергә кирәк. Тын бетсә, йөрәк еш типсә һәм йөрәктә авырту сизелсә, кичекмәстән кардиологка һәм терапевтка барырга, УЗИ үтәргә кирәк. 
– Авыртмас өчен нишләргә? 
– Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк. Күп хәрәкәтләнергә, көн саен 10-25 минут гади генә гимнастикалар ясарга, чамалап ашарга, ипи һәм булкиларны азрак кулланырга, күбрәк яшелчә һәм клетчаткалы ризыклар ашарга, артык авырлыкны киметергә, һәрвакыт күтәренке кәефтә булырга, тормыштагы хәлләргә уңай карый белергә кирәк. Безгә тулы гәүдәле кешеләр күбрәк килә. Авыруны булдырмау хәерле. Чирне дәвалауга караганда аны булдырмау җиңелрәк. Медицина тикшерүе-диспансерлаштыру юкка гына уйлап чыгарылмаган! Җитмәсә бушка! Моннан файдаланырга кирәк. Тормышны яратыгыз һәм кадерен белегез! Сәламәт булыгыз!

Невролог Ринат Хаҗи-бәковны да көтеп торырга туры килде. Бер авыру белән шактый сөйләштеләр. Гадәттә неврологка баш авыртуы, әйләнүе, мус-куллар хәлсезлеге, арка, аяк-кулларның, бит һәм муенның авыртуы, йокы бозылу, игътибар кимү һәм хәтер начараю белән киләләр.
– Күбрәк цереброваскуляр (баш мие кан юллары чире) һәм умыртка баганасы белән бәйле вертеброневрологик чирләр ачыклана, – дип сөйләде невролог Ринат Рөстәмович. – Баш мие белән бәйле тагын да авыррак Паркинсон, Альцгеймер чирләре белән дә киләләр. Инсультны ачыклап, ашыгыч ярдәм чакырткан очраклар да бар. Безгә килгәндә авыруларның үзләре белән РКТ, МРТ тишеренүләре булса, бигрәк тә әйбәт, шул тикшеренүләр нигезендә авыруга дәва, киңәшләр бирәбез.
– Хәтерне яхшырту буенча нинди киңәшләр бирәсез?
– Гади генә киңәшләр: шигырь ятлап сөйләргә. Бер гадәтләнгән юлдан гына йөрмәскә, төрле юллардан йөрергә. 
Табиб-невролог авыртмас өчен күнегүләр ясарга, җәяү йөрергә кирәклеген әйтте. Бигрәк тә муеннан башлап умыртка баганасына күнегүләр кирәклегенә басым ясады. Адәм баласы ике аякта йөри. Умыртка баганасына көч килә. Ул көчне тарату өчен күнегүләр киңәш ителә. Ашау ризыгын да майлы балык, чикләвек, С витаминына бай кара карлыган, гөлҗимеш, балан һ.б. белән баетырга.

Мобиль поликлиникага килүчеләр бик канәгать. Табиблар белемле, игътибарлы, каядыр барып, мәшәкатьләнеп йөрисе юк, бик җайлы, диләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X