Арча районында куркынычсызлык дәресе узды
Соңгы елларда яшьләр арасында мототранспорт чаралары киң таралыш алды.
Юлларда аларның саны елдан ел арта бара. Күпчелек очракта транспорт руле артына утырганда яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар үзләренең куркынычсызлыклары һәм нәтиҗәләре турында уйлап бетермиләр. Ә аның ахыры ачныч тәмамланырга мөмкин.
11 сентябрьдә Арчаның 5нче гимназиясендә дәүләт техника күзәтчелегенең Арча районы буенча бүлеге начальнигы Габделхак Касыймов һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт учреждениесыныд арча районы буенча бүлекчә җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова катнашында куркынычсызлык дәресе узды. 8-9 класс укучыларына мототехника белән идарә итүнең хокукый яклары, кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәмәүнең нәтиҗәсе турында сөйләделәр.
“Татарстан Республикасында балалар идарә иткән квадроцикллар, кар машиналары, мотоцикллар, питбайклар һәм электр самокатлары катнашында вакыйгалар статистикасы китерелде. ТР буенча ДАИ идарәсе әзерләгән видеоролик тәкъдим ителде”, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев