erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында мобиль поликлиника эшли

Безнең Татарстан Республикасында илкүләм “Дәвамлы һәм актив тормыш“ проекты буенча биш мобиль поликлиника эшли

Әлеге көпчәкләр өстендәге хәрәкәт итүче поликлиникада республиканың клиник хастаханәсе, Казандагы 7нче шәһәр клиник хастаханәсе, төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ), Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе, Әлмәтнең районара күппрофильле хастаханәсе белгечләре халыкны кабул итә.
“Дәвамлы һәм актив тормыш” илкүләм проектының төп максаты – кеше гомерен озынайту. Хәзерге вакытта Россиядә уртача гомер озынлыгы 73,5 яшь. РФ Президенты Владимир Путин 2030 елга гомер озынлыгын уртача 78 яшькә кадәр арттыруны, ә 2036 елда 81 яшькә якынаю максатын куйды.

Бу көннәрдә төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) белгечләре Арча районында халыкны кабул итәләр.

“Мобиль поликлиника белгечләре Сикертәндә 17 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр эшләде, – дип сөйләде безгә район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Амира Понятова. –  Лесхозда 24 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр  кабул итәчәкләр. 1–5 декабрьдә  Шушмабашта, 8–19 декабрьдә Яңа Кенәрдә, 22–26 декабрьдә Наласада, 29–30 декабрьдә Иске Чүриледә эшләячәкләр. Менә нинди табиблар кабул итә: кардиолог, офтальмолог, невролог, эндокринолог, кан юллары хирургы һәм комплекс “ФЛЮМАМ“ (флюорограф+маммограф). Белгечләргә участок табибына яки авылларда федьдшерга алдан язылып киләләр. Нигездә Казан клиникалары белгечләре авыру буенча диспансер исәптә торган яки югары технологик медицина ярдәменә мохтаҗ пациентларны  кабул итәләр. Авыллардагы фельдшерлар  үзенекеләрне яхшы белә, шуңа да Казан белгечләренә кемне җибәрәсен алдан билгелиләр, пациент тиешле анализларны биреп, кирәк икән өстәмә тикшерүләр узып, белгечкә күренергә килә”.

Авылга килүләре уңайлы
Без Лесхозга мобиль поликлиника эшчәнлеге белән танышырга бардык. 24 ноябрьдә МКДЦдан килгән эндокринолог Екатерина Фирсова, кардиолог Гөлшат Нәҗмиева, офтальмолог Дарья Погорелова кабул итте. Кеше күп килгән иде. Иң башта алар белән сөйләшеп алдык. 
– Монда килүләре уңайлы. Казанга бару түгел инде, – диде  бер ир-ат. 
– Ә Казанга барганыгыз бармы? 
– Кайтканыгыз бармы дип сорагыз! 
– Кайсы хастаханәгә барасыз? 
– МКДЦга. 
– Узган ел да Казан табиблары Лесхозга килде, – дип сүзгә кушылды башкалар. – Әйбәт табиблар килә. Йөрәккә УЗИ да ясадылар.

Эндокринологта
Үзем дә һәр кабинетка кереп чыктым. Табибка күренү максаты белән түгел (беруңайдан күренсәң шәп булыр иде!), эшнең барышы белән танышу, белгеч киңәшләрен ишетү иде максатым. Иң элек эндокринологка кердем. Авылда яшәүче бер ханым анализлары белән табиб янына кереп утырды. Әлбәттә, мин ул ханымның ризалыгын алдым. “Керегез кер, минем яшерер серем юк”, – диде ул. Табиб клиентның анализларын карады, беруңайдан сораштырып, мәгълуматларны компьютерга кертә барды. 
– Сездә шикәр диабеты бармы?
– Юк.
– Тироксин (калкансыман бизгә) кабул итәсезме?
– 4 ел инде эчкәнем юк.
– Табиб киңәше беләнме, әллә үзегез эчмисезме?
– Үзем эчмәдем. 
– Авырлы вакытта күпме доза эчтегез?
– Хәтерләмим.
– Хәзер нәрсә борчый сезне?
– Юк, берни дә борчымый. Ә анализлар начар.
– Нәселегездә диабет 
бармы?
– Әти ягында бар.
–Инсульт, инфаркт кичермәдегезме?
– Юк. Кайвакыт кан басымы күтәрелә, йөрәк кага, бисопролол даруын эчәм.
– Күпме микъдарда?
– 5 мг.
– Башка дарулар эчәсезме?
– Юк, эчмим.
– Буегыз, авырлыгыгыз күпме?
Сөйләшү әнә шундыйрак рухта барды. Эндокринолог җентекләп сораштыруны дәвам итте. Мин чыгу ягына борылдым. 
– Без чир катлауланып китмәсен өчен скрининг тикшерү алып барабыз, – дип сөйләде соңыннан эндокринолог Екатерина Фирсова. – Кеше үзен яхшы хис итәргә, әмма үзендә ниндидер авыру барлыгын белмәскә мөмкин. Шуңа да табибта даими тикшеренеп торырга кирәк. Һәм чирне алдан ачыклап, катлауланып китмәсен өчен табиб киңәшләрен үтәргә, дәваланырга, гомерне озайтырга кирәк. Клиент белән сөйләшеп, анализлар нигезендә без алга таба дәвалау курсы билгелибез.  

Күз табибында
Эндокринологтан соң офтальмолог Дарья Погореловада булдык. Табибка бер ир кеше белән бергә кердек. Ул минем керүемә каршы булмады. “Бер күзем өске яктан кыра. Нәрсәдер, бетчәме, бар шикелле. Нишләтеп була икән аны?”, – диде ул табибка. Башта табиб пациентның күз басымын тикшерде. “Күз басымыгыз әйбәт”, – дип куандырды ул ирне. Аннан кулына микроскоп алды. Сораштырулар дәвам итте.
– Күзләрегез әйбәт күрәме?
– Зарланмыйм, әйбәт күрәм.
– Күзлек киясезме?
– Әйе, укыганда күзлек киям, +1не.
– Бәрелүләр, күзегезгә операция булмадымы?
– Юк, булмады. 
– Әти-әниләрегездә күзләр белән проблема юкмы?
– Юк.
– Шикәр диабеты, кан басымы бармы?
– Андый чирләр юк.
– Дарулар эчәсезме?
– Эчмим.
– Даруларга аллергия?
– Юк.
– Күзләрегезгә дарулар саласызмы?
– Кырса, чүп керсә, чүпне чыгарыр өчен салгалыйм.
– Ниндине?
– Хәтерләмим.
Махсус приборлар белән тикшергәннән, җентекләп сораштырулардан  соң, табиб:
 – Ике күзегездә дә корылык күзәтелә, – диде. – Күзләрне уган, ышкыган саен күзләр тагын да корый төшә. Шуңа күрә мин сезгә корылыктан тамчылар язам. Машинада йөрисезме?
– Әйе, көн дә машинада.
–Машинада мичне җибәрәсез.
– Машинада мич эшләп тора. 
Форсаттан файдаланып, табибка сорау бирдем:
– Күзләрдәге корылык нәрсәдән килеп чыгарга мөмкин?
– Компьютерда, телефонда озак утырулар гына түгел, җылы, коры бүлмәләрдә, машина эчендә йөрүләр дә күзләр корылыгына китерергә мөмкин. Бүлмәләрдәге кондиционерлар, мичләр шулай ук һаваны корыта. Шуңа күрә бүлмәләргә дым җибәрүче приборлар яки гади генә савытларда  су куярга кирәк. Ә машинаны тәрәзәләрне ачып җилләтеп алырга.

Кардиологта
Бүлмәгә керүгә: “УЗИ үткәрмисезме?”, – дип сорадым. Кардиолог Гөлшат Нәҗмиева: “Юк”, – дип җавап бирде. Мин кергәндә бер апа утырып тора иде. “Табибларның авылга килүе әйбәт, – диде ул. – Казанга барсаң да, яхшы карыйлар. МКДЦ табиб-ларына бары тик рәхмәт кенә. Операцияләр дә булды. Инфаркт булып барган идем. Стент та куйдырдым, шунтирование, коронография дә ясаттым”. 
Бу көнне кардиолог 21 кешене, эндокринолог – 30, офтальмолог 20 кешене кабул иткән. Соңыннан Үрнәк фельдшер-акушерлык пункты мөдире, фельдшер Гөлсирин Шафикова белән сөйләштек. “Лесхозга мобиль поликлиника алдагы елларда да ике ел рәттән килде, – дип сөйләде ул. – МКДЦдан һәм Казанның 7нче шәһәр хастаханәсеннән. Кардиологка, эндокринологка күренергә кемнәр табибта исәптә тора – шуларны әзерләдек. Башта кан анализларын алдык, биохимия, йөрәкне кардиограммага төшердек, шулай итеп, алдан әзерләндек. Безгә өстәмә эш булса да, Казаннан табибларның кайтуы авырулар өчен бик уңайлы. Күрше-тирә авыллардан да киләләр”.
– Мин 70тән уздым инде, – дип сөйли бер ханым (исемен язарга кушмады). – Кан басымы да, шикәр чире дә бар миндә. Болай Казаннан белгечләрнең килеп торуы җайлы инде. Бер генә табибка күренмәгез, төрлесендә булыгыз, дип киңәш итәләр бит телевизордан да. Менә шулай төрлесендә булабыз, нәтиҗәсе бар. Табиблар киңәшен тыңлап, кичләрен йөрергә дә чыгам.
– Узган ел да Казан табибларына күрендем мин, – дип сөйли Кадрия ханым. – Бик җайлы. Казанга белгечкә барып йөрүләре ансат түгел. Вакыты, машинасы да кирәк. Җылы вакытта җәен килсәләр, бигрәк тә яхшы булыр иде. Урамда салкында чират торуы кыен. Бу юлы шулай ук кардиологта булдым. Бик әйбәт, игътибар белән тыңлыйлар, киңәшләрен, дәвасын бирәләр. Килеп торсыннар иде.
Әйе, килеп торсыннар. УЗИ һәм башка медицина җиһазлары белән килсәләр, бигрәк тә яхшы. Бу халык фикере.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев