Арча районында муниципаль этап кысаларында уздырылган «Мәктәп волейбол лигасы» турниры төгәлләнде
Әлеге спорт чарасы укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, команда рухын ныгытуга һәм мәктәпләр арасындагы хезмәттәшлекне арттыруга юнәлдерелгән мөһим вакыйга булып тора.
Ярышларда район мәктәпләренең егетләр һәм кызлар җыелма командалары көч сынашты. Турнир нәтиҗәләре буенча егетләр арасында беренче урынны Яңа Кенәр урта мәктәбе командасы яулады. Икенче урынга Шушмабаш мәктәбе лаек булды, ә өченче урынга Арчаның бишенче гимназиясе командасы чыкты.
Кызлар арасында шулай ук киеренке һәм мавыктыргыч уеннар барды. Нәтиҗәдә беренче урынны Арчаның гимназиясе командасы алды. Икенче урында Арчаның икенче мәктәбе командасы, өченче урында - Яңа Кенәр мәктәбе кызлары.
Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча Яңа Кенәр мәктәбенең егетләр командасы һәм Арчаның бишенче гимназиясе кызлар командасы Арча районы данын зона этабында яклаячак. Бу җаваплы этапта алардан югары әзерлек, ныклы ихтыяр көче һәм бердәмлек таләп ителәчәк.
Уңышлар телибез аларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев