erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында терлекләрнең баш саны 622гә артты

Район башлыгы Илшат Нуриев 27 декабрьдәге киңәшмәне “Яңарыш“ ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйковны тәбрикләүдән башлады.

Билгеле булганча, Илгизәр Минвәли улы республиканың “Ел җитәкчесе“ конкурсында җиңүче булган иде.
Бик лаеклы бүләк, “Яңарыш“ ширкәтенең уңышларына соңрак тукталырбыз. Гомумән, ел ахырында авыл хуҗалыгы өлкәсендә төрле бәйгеләрдә җиңүче райондашларыбыз турында күңелле хәбәрләр килеп кенә торды. Ясалма орлыкландыручыларның республика яшьләре конкурсында “Игенче“ ширкәтеннән Булат Гарәпшин – беренче, Илназ Иванов икенче урынны алды. Яшь агрономнар бәйгесендә “Курса МТСы“ ширкәте баш агрономы Рәсим Хәбибуллин өченче булды.

Узган якшәмбедә район башлыгы Илшат Нуриев районның бер төркем терлекчелек алдынгыларына вымпеллар, акчалата бүләкләр тапшырды. Алар арасында “Аю“ ширкәтеннән Лидия Рәхмәтуллина, Людмила Әхмәдуллина, Гүзәл Каюмова, “Ташкичү“ ширкәтеннән Ләйлә Гомәрова, Нәзирә Мөхәммәдиева, Нәзирә Хәйруллина, “Заря“ ширкәтеннән Җүәрия Гыйлаҗетдинова, Нурания Фәйзиева, Татьяна Ямниева “Ашыт“ ширкәтеннән Лилия Исмәгыйлева, Ләлә Фәттахова, Нәзирә Сәфәрова, “Кызыл Яр“ ширкәтеннән Гөлгенә Шакирова, Альберт Семенов, Зөлфия Мөхәммәтшина бар.

27 декабрьдә узган киңәшмәдә терлекчелектә унбер айлык һәм ноябрь ае нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Башта “Яңарыш“ ширкәтендә терлекчелек тармагында эшнең ничек оештырылуы турында фильм карадык. Хәзер бит фермаларга чит кеше кертергә ярамый, ветеринарлар ябык режим кертергә куша. Ә экранда бар да күрсәтелгән, җитәкче, белгечләр аңлатма биреп бара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә “Яңарыш“та яңа технологияләр кертеп берничә ел эчендә зур уңышлар яуладылар һәм үсеш дәвам итә. 2022 елда 70535 центнер сөт сауган булсалар, 2023 елда ул 107057 центнерга җитте. Быел терлекләрнең баш саны 622гә артты, 432 бозау  күбрәк алынды.

Гомумән, район буенча алганда да күрсәткечләр күңелне төшерә торган түгел. Быел 2022 елдагыга караганда 96616 центнер сөт артык җитештерелде. Терлекләрнең баш саны 1595кә артты.

– Безнең мөмкинлекләр тагын да зуррак, диде район башлыгы. – Хезмәт хаклары буенча артта барабыз. Мондый хәлне төзәтергә кирәк.
Илшат Нуриев ноябрь ае нәтиҗәләре буенча җиңүче булган “Яңарыш“ ширкәтенә күчмә кубок тапшырды. “Кишет“ ширкәте – икенче, “Северный“ ширкәте өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев