erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында техник караулар дәвам итә

Аларның чираттагысы “Ашытбаш” һәм “Северный” ширкәтләрендә узды

Арча районында авыл хуҗалыгы техникасын еллык техник карау эшләре планлы рәвештә дәвам итә. 8 апрельдә расланган график нигезендә “Ашытбаш” һәм “Северный” ширкәтләрендә үзйөрешле машиналар һәм прицеплар техник тикшерү узды. Бу хакта безгә “Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.

Техник карауга “Ашытбаш” ширкәте 32, “Северный” ширкәте 39 берәмлек машина тәкъдим итте. Белгечләр техниканың гамәлдәге таләпләргә туры килүен раслады, аларга тиешле таныклыклар тапшырылачак.

“Техник карау барышында механизаторлар һәм җаваплы вазифаи затлар белән аңлату эшләре дә алып барылды. Аерым алганда, үзйөрешле машиналарны прицеплы, зур габаритлы авыл хуҗалыгы агрегатлары белән кулланганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы ассызыкланды. Бигрәк тә караңгы вакытта техника эксплуатацияләү мәсьәләләренә игътибар юнәлтелде”, – дип билгеләп үтте Габдлехак Касыймов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев