erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында техник караулар дәвам итә

Аның чираттагысы “Заря” агрофирмасында узды.

3 апрельдә  “Заря” агрофирмасында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник күзәтү узды. Техник күзәтүгә барлык булган 39 берәмлек техника тәкъдим ителде. Механизаторлар әйбәт әзерлекле, техника таләпләргә җавап бирә һәм еллык техник күзәтү узу турында таныклыклар алачак. Бу хакта безгә Гостехнадзорның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.

“Техник күзәтүгә нәтиҗә ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга тагылмалы үзйөрешле машиналарны кулланганда, бигрәк тә караңгы вакытта йөргәндә, юл йөрү кагыйдәләре искә төшерелде”, – диде ул.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев