erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» ачылды

Арча район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Әллүки» балалар театр студиясе (җитәкчесе – Ләйлә Мөхәммәтгалиева) «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы»н ачты

2026 ел Татарстанда «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дип игълан ителде.

Әлеге әһәмиятле елны районыбызда Арча район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Әллүки» балалар театр студиясе (җитәкчесе – Ләйлә Мөхәммәтгалиева) ачып җибәрде.

Яшь артистлар тамашачыларга күренекле драматург Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнеп куелган «Иптәш командир» спектаклен тәкъдим иттеләр. Спектакльдә батырлык, намус, җаваплылык, хезмәткә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр күтәрелә.

Батырлыкка һәм хезмәткә хөрмәт кечкенәдән салына. Нәкъ менә шундый елда яшь буынга, балаларыбызга аерым игътибар бирү аеруча әһәмиятле. Үз иленең тарихын белү, Ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнү, төрле чорларда Ватаныбызны саклаган геройлар истәлеген кадерләп саклау – бүгенге көннең мөһим бурычларының берсе. Батырларның бөек мирасын саклау, аларның кыюлыгын һәм фидакарь хезмәтен үрнәк итеп алу, тормышта шул кыйммәтләргә таянып яшәү – изге бурычыбыз.

«Әллүки» балалар театр студиясенең яшь артистлары әсәрнең нигезенә салынган батырлык һәм хезмәт темасын тулысынча ачып, тамашачыга җиткерделәр. Күпләрнең күзләрендә яшь һәм уйчанлык иде. Тамашадан соң, залда утыручылар нәни артистларны аягүрә басып алкышка күмделәр.

Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина «Әллүки» балалар театр студиясе җитәкчесенә, спектакльне сәхнәгә куючы режиссерларга һәм уйнаучыларга рәхмәтен җиткерде.

- Быелгы елның нәкъ менә шулай ачылуы чын мәгънәсендә могҗиза. Чын күңелемнән сокланып утырдым. Татар телендә шуның кадәр матур итеп чыгыш ясаучы, күңелләре ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган балаларның бүгенгесе дә, киләчәге дә якты дигән сүз. «Әллүки»дән яңа премьералар көтеп калабыз, – диде ул. 

Фотолар: Т. Круговой

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев