erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районыннан 100нче мунча: махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм дәвам итә

Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды. Бу юлы республикадан 250 тонна ярдәм юлга кузгалды, ә Арча районы волонтерлары үзләренең чираттагы өлешен кертте – районнан 100нче мунча җибәрелде.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтү системалы рәвештә дәвам итә. Республикадан чираттагы гуманитар колонна юлга чыкты, аның гомуми авырлыгы 250 тонна тәшкил итә. Озату алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәм составын шәхсән карап чыкты. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге гуманитар миссиядә Арча районы да актив катнаша. Район волонтерлары хәрбиләр өчен көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән конкрет ярдәм күрсәтә. Волонтер Илнур Яруллин тарафыннан 2 мобиль һәм 3 каркаслы мунча, шулай ук азык-төлек тапшырылды. Моннан тыш, Яңа Кенәр авылыннан волонтерлар тагын бер мобиль мунча әзерләп озатты.

Бу юлы җибәрелгән мунчаларның берсе символик мәгънәгә ия — ул Арча районыннан махсус хәрби операция башланганнан бирле озатылган 100нче мунча булып тора. Әлеге күрсәткеч район халкының даими ярдәм итүен, уртак эшкә җаваплы карашын һәм бердәмлеген чагылдыра.

 

Фото ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев