Арча районының 19 гражданинына паспорт тапшырылды
Бүген, 22 июнь көнне үзәк китапханә залында 14 яшен тутырган егет-кызлар шәхесне раслаучы төп документларын кулларына алдылар
Югары Бирәзә, Яңа Кенәр, Орнашбаш, Түбән Мәтәскә, Иске Кырлай, Чүриле, Мөрәле, Наласа, Югары Пошалым авылларында һәм Арчада яшәүче 18 яшүсмергә Россия Федерациясенең төп документы тапшырылды. Паспортларын аларга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе бүлеге җитәкчесе Ольга Лошакова тапшырды. Документ белән бергә "Беренчеләр хәрәкәте" оешмасы тарафыннан яшьләргә паспорт тышы һәм значок бирелде.
Тантаналы чара башланыр алдыннан, шәхесне раслаучы беренче документларның Германиядә барлыкка килүен, Россиядә паспортларның 1932 елда рәсми документ буларак кулланыла башлавы турында тарих битләренә күзәтү ясалды. Аннан соң Россия һәм Татарстанның гимны яңгырады.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров катнашты. Алар үзләренең паспорт алган елларын искә алып, яшьләрне бүгенге зур вакыйга белән котладылар.
Тантаналы чарада районның актив укучысы Алинә Рамазановага августта Биләрдә узачак "Беренчеләр хәрәкәте" форумына сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев