erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районының ике укучысы кулланучылар хокуклары буенча финалга узды

Утар Аты мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары Данияр Вәлиуллин белән Хәят Әхмәтҗанова кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиаданың йомгаклау этабына узды.

Татарстанда 8 сентябрьдә 8–11нче сыйныф укучылары өчен XIII республика олимпиадасы старт алган иде. Анда Арча районыннан барысы 171 укучы катнашты. Аларның икесе – Утар Аты мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары Данияр Вәлиуллин белән Хәят Әхмәтҗанова, сайлап алу этап-ларын уңышлы үтеп, финалга чыктылар.  Барысы республика буенча финалга 56 укучы узган. 

Беренче этапта укучылар тест биремнәре узса, икенче этапта аларга эссе язарга туры килгән. Шушы ике биремне уңышлы узган укучылар гына йомгаклау этабына үткән. Йомгаклау этабы исә видеоэлемтә аша өч көн дәвамында бара. Анда һәр укучы үзенә билгеләнгән вакытта комиссия әгъзаларының сорау-ларына җавап бирә. Хәят һәм Данияр белән дә без, алар өченче этапны узарга килгәч очраштык. Хәят инде әңгәмәне үткән, ә Данияр әле керергә әзерләнә генә иде. 
– Олимпиадага  беренче тапкыр килдем, – диде Хәят. – Алай авыр булды димәс идем. Миңа товарның куллану вакыты турында сорау эләкте. Баштарак, әле әзерләнә генә башлаганда, бернәрсә аңламадым. Аннан кызыксыну барлыкка килде. Хәзер инде киләчәктә һөнәрне дә шушы юнәлештә сайларгамы икән әллә, дип уйлыйм. Законнарны өйрәнү миңа ошады. Һәркем үз хокукларын белергә тиеш. Мин эссены да шул темага яздым. 
Хәят белән сөйләшеп торган арада Данияр да чыкты. 
– Иң мөһиме – борчылмаска кирәк. Борчылмасаң, каушамасаң, җавап биреп була, – диде ул. 
Олимпиаданың җиңүчеләре декабрь аенда билгеле булачак. Нәтиҗәләр нинди генә булса да, Данияр белән Хәят инде җиңүчеләр. Бөтен Татарстан укучылары арасында финалга узу – ул үзе зур җиңү.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина:
“Быел унөченче тапкыр уздырыла торган олимпиаданы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Олимпиада кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне арттыру, укучыларның товарлар һәм хезмәт куллану базары мәсьәләләрендә хокукый белемнәрен тирәнәйтү, иҗади мөмкинлекләрне үстерү дә ул. Мондый олимпиадаларда безнең район укучылары  ел саен актив катнаша һәм уңышлар яулый. Аларны җиңүчеләр һәм призерлар арасында күрү – безнең өчен дә зур горурлык. Бигрәк тә Иске Кырлай, Утар Аты, Арчаның икенче номерлы мәктәпләре актив”.
Утар Аты мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илнар Сабиров:

“Без бу олимпиадада ел саен катнашып киләбез. Моңарчы катнашкан укучыларыбызның да җиңүче, призер булганнары бар. Элегрәк йомгаклау этабы Казанда уза иде. Хәзер видеоэлемтә аша уздыра башладылар. Җиңүчеләргә грамоталар, бүләкләр тапшыралар. Укучылар кызыксына. Әлбәттә, олимпиадага дәресләр кысаларында гына әзерләнеп бетеп булмый. Дәрестән соң да шөгыльләнергә туры килә. Кулланучылар хокуклары бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина да мәктәпкә килеп балалар алдында чыгышлар ясый, викториналар уздырабыз. Болар шулай ук әлеге өлкәдә укучыларның белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев