erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча стадионында физкультурачылар көне билгеләп үтелде

Бу бәйрәм профессиональ спортчыларныкы гына түгел. Аны иртән йөгерүчеләр дә, гимнастика белән шөгыльләнүчеләр дә, велосипедта йөрүчеләр дә билгеләп үтә ала. Россиякүләм Физкультурачы көне быел 12 августка туры килде

Әлеге бәйрәм менә инде берничә ел дәвамында август аеның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. 

Арчада бу көнне традиция буенча һәр елны спорт ярышлары уза, районыбызның алдынгы спортчылары бүләкләнә. 

Быел да шәһәрнең стадионында тантаналы бәйрәм үткәрелде. Спорт мәйданчыкларында мини футбол һәм волейбол ярышлары уздырылды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйрәм сәхнәсендә зур уңышларга ирешкән спортчыларны бүләкләү тантанасы котлау һәм рәхмәт сүзләре белән үрелеп барды. Чараны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Спорт һәм физик тәрбия юнәлешендә үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Алдынгылар рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләр исемлеген газетабызның 18 август саныннан укый алачаксыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев