Арча стадионында яктыртылган чаңгы трассасы сезне көтә!
Арчада кышкы спорт сөючеләр өчен яхшы яңалык – стадионда урнашкан чаңгы трассасы кичке сәгатьләрдә дә актив эшли һәм яктыртыла.
Арча стадионында урнашкан чаңгы трассасы кышкы сезонда да актив рәвештә эшләп тора. Трасса яктырту системасы белән җиһазландырылган, хәзер биредә кичке сәгатьләрдә дә шуу өчен бик уңайлы шартлар тудырылган.
Чаңгы юлы даими рәвештә чистартылып тора. Без төшергән вакытта да трассада чаңгычылар шуа иде – актив ял итәргә яратучылар монда көндез генә түгел, кич белән дә килә.
Шулай ук чаңгы базасы эшләп тора. Үз чаңгылары булмаганнар да кирәкле спорт җиһазларын урында ук алып, чаңгыда шуа ала. Бәйрәм каникуллары вакытында ул 2 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр 10 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр эшли.
Арча стадионындагы чаңгы трассасына рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев