erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча студентлары телекүпер аша Көнбатыш Казахстан көллияте белән элемтәдә булды

Эшлекле элемтә.

Арча аграр - сәнәгать һөнәр көллиятендә  "Лаеклы хезмәт - тотрыклы җәмгыятьнең нигезе" дип исемләнгән төбәкара студентлар конференциясе узды. Конференция көллият һәм Көнбатыш Казахстан өлкәсе хакимияте мәгариф идарәсенең «Югары аграр-техник көллият» белән берлектә  телекүпер режимында узды. 

 

Конференциядә катнашучылар тематик юнәлешләр буенча күп төрле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:

 

- Хәзерге дөньяда хезмәт һәм җәмгыять

- Цифрлаштыру һәм хезмәтнең киләчәге

- Хезмәт династияләре

- Шәһәремнең Хезмәт Геройлары

 

Конференция конструктив диалог һәм үзара файдалы хезмәттәшлек атмосферасында узды. Студентларны һөнәри әзерләү сыйфатын яхшыртуга һәм чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән конкрет тәкъдимнәр эшләнде. 

Конференция нәтиҗәләре буенча 10 студент дипломнар алды, җиңүчеләрне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре