erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча таэквон-дочылары бүләк алмый калмый

Арча таэквон-дочылары Казандагы, республика күләмендәге ярышларга барып тора.

Балаларга спорт белән шөгыльләнү генә түгел, ярышларда катнашу да мөһим. Арчаларны республикада көндәшләре белеп тора. Әле менә яңа гына республика күләмендәге ярышлар Казанда ике көн барды. Беренче көнне арчалар команда белән чыгыш ясап, 2нче урынны алдылар. Икенче көнне дә уңышлары бар. Тренерлары Газинур Борһанов менә ниләр сөйли: “Ярышларның беренче көнендә көрәш таэквон-доның пумсе төре буенча булды. Безнең егетләр: Арчаның 2нче мәктәбеннән 6нчы сыйныф укучылары Әмир Хәбибуллин, Инсаф Габдрахманов һәм Арчаның 1нче мәктәбеннән Әмирхан Галимов команда белән чыгыш ясап, хәтта “Олимпия резервы мәктәбе” командасын җиңеп, 2нче урынны алды, көмеш медальгә лаек булдылар. Ә 1нче урынны Яр Чаллы командасы алды. Алар пумсе буенча махсус шөгыльләнә”.

“Икенче көнне таэквон-дочылар спарринг төре буенча көч сынаштылар, – дип сүзне дәвам итте тренер Газинур Борһанов. – Ярышларда 200ләп көчле спортчы катнашты. Арчаның 1нче мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Ильяс Надр-шин чордашлары арасында 2нче нәтиҗәне күрсәтеп, көмеш медальгә лаек булды. Арчаның 2нче мәктәбеннән Инсаф Габдрахманов бронза медаль алды. Нәтиҗәләре начар түгел, көрәш барышында өч көндәшен җиңде! Арчаның 2нче мәктәбеннән Салават Сафиуллин ике көндәшен җиңде. Соңгы нәтиҗә – 5нче урын”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Котлыйбыз! Ә иң мөһиме шундый дәрәҗәле ярышларда катнашу! Гадәттә андый республикакүләм ярышларга лаеклы спортчылар бара. Алар: Инсаф Габдрахманов, Әмир Хәбибуллин, Ранель Гапделбәров, Әмирхан Галимов, Илдар Гыймадиев, Ильяс Надршин, Салават Сафиуллин.

Алда таэквондо-чыларны Идел буе федераль округы ярышлары көтә. Шуңа бик каты әзерләнәләр. Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X