Арча Укучылар Сараена рәхим итегез
5нче гыйнвардан 10нчы гыйнварга кадәр биредә осталык класслары, ә шәһәр паркында төрле турнирлар узачак.
Арчада Яңа ел ялларында да төрле чаралар уздырылып тора. Быел Үзәктә урнашкан Яңа ел чыршысы янында уздырылучы бәйрәмнәр белән бергә Арча Укучылар сарае да төрле чаралар уздыра.
“5нче гыйнварда бездә бәйрәм открыткалары ясау буенча осталык классы узачак, – диде Укучылар Сарае директоры Руслан Гыйниатуллин. – 8нче гыйнварда “Кыш Бабайдан ШАХ һәм МАТ” шахмат турниры оештырыла. Шулай ук чаралар шәһәр паркында да узачак. 6нчы гыйнварда гаиләләрне “Эзтабар гаилә” гаилә стартларына, 9нчы гыйнварда – “БалАрча уен” кышкы гаилә уеннарына көтеп калабыз. Ялларыгыз күңелле узсын!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев