erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча Укучылар сараенда мәктәпкәчә яшьтәге балалар менталь арифметика буенча белемнәрен сынады

Арча Укучылар Сараенда менталь арифметика буенча язгы турнир узды.

Арча Укучылар Сараенда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында менталь арифметика буенча язгы турнир узды.

Яшь генийлар үзләренең саннар дөньясында судагы балык кебек йөзүләрен һәм ничек тиз санауларын күрсәтте.

Арслан Рәхимҗанов, Исмоили Абдуррахман, Тахауова Әминә үз төркемнәрендә җиңүчеләр булып танылдылар.

“Без үзебезнең нәни математикларыбыз белән горуланабыз һәм алда аарны яңа җиңүләр һәм уңышлар көтүенә чын күңелдән ышанабыз”, – дип яза үзләренең социаль челтәрләрендә Арча Укучылар сарае коллективы.

Менталь арифметика – ул балаларның акыл сәләтен күңелдән тиз санау ярдәмендә үстерү ысулы. Башта бала абакус дип аталган санарга өйрәнә. Аннары счетларны бетерәләр, бала аларны күңелдән генә күз алдына китерә – менталь рәвештә саный. Менталь арифметика иҗади сәләтне үстерә.

Фотолар Арча Укучылар Сараеның социаль челтәреннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев