Арча ветераннары заман белән бергә атлыйлар
Район ветераннары Ватанны саклаучылар елын 21 гыйнварда үз планнары буенча үзенчәлекле башлап җибәрде
Бу көнне бер төркем ветераннар Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе-балалар бакчасындагы, Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлегендәге музейлар, нык-лап төзекләндерелгәннән соң ачылган китапханә белән танышты.
Арчаның 3нче, 2022 елда илле еллыгын билгеләп үткән мәктәбе-балалар бакчасында кунакларны җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина ишектән үк каршы алды. Ярты гасырлык тарихы булган бу мәктәп-балалар бакчасы үзенең Бөек Ватан сугышы елларында Арчада шушында урнашкан эвакогоспитальгә багышланган, анда эшләгәннәрнең батырлыкларын чагылдырган, балаларга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнаган музее белән дә танылды. Ул район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина идеясе белән ачылды.
– Аңа кадәр укытучылар эзләнү эшләре алып баралар иде инде. Рәмзия Шәриповна ярдәме белән без аны тагын да киңәйттек, зур авырлык белән булса да, бик күп мәгълүматлар таптык, – диде музей җитәкчесе Алсу Сабирҗанова. – 15-16 яшьлек кызлар, егетләр эшләгән биредә. Су, канализация, транспорт юк, дарулар җитми. Шундый кыенлыкларга карамастан, шәфкать туташлары, санитаркалар үз хезмәтләренә бик җаваплы караган. Без моны эвакогоспитальдә эшләгән Мәдхия Гаязованың шул чорны яктыртып барган көндәлегеннән укып белдек. Аны безгә Мәдхия апаның килене Сәгыйдә Гаязова тапшырды. Бу эвакогоспитальдә башта яралыларны, аннан хәрби әсирләрне дәвалаганнар. Мин бу музейны геройлар музее дип атар идем. Чөнки анда эшләгәннәр чын мәгънәсендә геройлар. Әсирләр арасында немецлар да, итальяннар, японнар һәм башка милләт вәкилләре дә булган. Кайберләренең якыннары Арчага кайтып, музей белән дә танышып китте.
– Сугыш елларында педагогия училищесы Үрнәккә күчте. “Аннан кайткач училище подвалындагы мәрхүмнәрнең үле гәүдәләрен арба белән зиратка ташый идек”, – дип сөйләгәннәре бар танылган язучылар Гариф Ахунов һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең, – дип искә алды Илдус Сәгъдиев.
Арча педагогика көллиятендә эшләп килүче эзтабарлар отряды җитәкчесе Илһам Низаметдинов ярдәмендә табылган хат белән дә таныштырды музей җитәкчесе. Анда: “Эвакогоспитальнең шәхси составы Кызыл Армиянең Җиңү фондына 17 мең сум акча кертә. Бу акчаны армия өчен санитар самолет төзергә тотуыгызны сорыйбыз”, – дип язылган. Хат авторы эвакогоспиталь начальнигы Ибраһимов. Һәм ул Сталинга адресланган.
Рәмзия Хәмидуллина эзләнү вакытында тап булган башка бик күп кызыклы мәгълүматларны, авырлыкларны исенә төшерде.
Хезмәт ветераны Гәүһәрия Әһлиева музейга үзенең комсомол значогын тапшырды.
Ветераннарның киләсе тукталышы – эчке эшләр бүлеге. Биредә аларны Арча эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы җитәкчесе Һашим Гарапшин каршы алды.
– Сезнең эчке эшләр бүлегенә килергә теләвегезне бүлек начальнигы Айдар Баһавиевка җиткердем. Ул берсүзсез биналарның һәр почмагы, аеруча музее белән таныштырырга ризалык бирде, – диде ул. – Бинаның элекке өлеше ныклап төзекләндерелде һәм шуңа өстәп яңа бина да төзелде. Иске ягының беренче катында паспорт өстәле һәм дежур часть кына калды. Паспорт-виза бүлегенә керү юлы гына аерым.
Икенче катта да әлләни үзгәреш юк. Шул гына күзгә ташлана, яктырып, матурланып киткән. Бөтенләй яңа төс алган. Дөрес, аерма буларак, киңәшмәләр залы яңа төзелгән бинага урнашкан.
– Монда төрмә төзелә икән, дигән имеш-мимешләр тарал-ды. Шуларга нокта куеп әйтәсем килә, бернинди төрмә дә юк, – диде 26 ел Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлеген җитәкләүче, намуслы хезмәте өчен узган елның декабрь аенда «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән Айдар Баһавиев. – Җинаятьчеләрне вакытлыча тоту изоляторы хәзер яңа бинаның беренче катында урнашты. Анда алар өчен бөтен шартлар тудырылган. Телевизор гына юк. Төрмә, дип сөйләүчеләргә шушы мәгълүматны җиткерегез.
Сөйләү бер, үз күзең белән күрү икенче нәрсә. Һашим Гарапшин безне яңа якка алып китте. “Элек тә бар иде изолятор. Ул чакта 23 кешегә исәпләнсә, хәзер 18 кеше өчен каралган. Өч кешелек бүлмәләр. Биредә җинаятьләрне тикшерү вакытында тоткарланган кешеләрне тоталар”, – дип аңлатты ул.
Подвалда тир урнашкан. Элек ату буенча күнекмәләрне, ярышларны ачык һавада үткәрсәләр, хәзер иркен, бөтен шартларга туры килгән бүлмәләр бар. Икенче, өченче катларда тикшерүчеләр, участок инспекторлары, балигъ булмаганнар белән эшләүчеләр, кадрлар бүлеге һәм җинаятьләрне ачу бүлекләре хезмәткәрләре кабинетлары урнашкан. Киңәшмәләр залы да шунда.
– Элек вестибюльдә музей почмагы бар иде. Бу юлы яңа бинадан музейга бер бүлмә бирделәр, – диде ветераннар советы җитәкчесе. – Ул әле узган елның 6 ноябрендә генә ачылды. Музейда бүгенге көнгә кадәр бүлек җитәкчесе булып эшләгән кешеләрнең исемлеге төп урын алды. Хәзерге вакытта шулар турында мәгълуматлар җыю эше бара. Мәсәлән, алт-мышынчы елларда милиция начальнигы булып эшләгән Габделбәр Җиһаншин турында күп кенә материал тупланды. Ул эштә аның улы атказанган табиб Альфред Җиһаншин һәм килене ветеран укытучы Флора Галиевна бик күп ярдәм итте. Хәзерге вакытта егерменче елдан башлап Арча милициясенең тарихын туп-лый башладык. Эзләнү барышында кызыклы фактларга тап булдым. ТАССРда ун кантон төзелә. Берсе Арча кантоны. Аңа 19 волость керә. 1920 елда Арча кантонында 375 мең кеше, 462 авыл Советы булган. Шулай 1930 елга кадәр барган. Аннан районнарга бүленү башланган.
Музей – эчке эшләр бүлегенең байлыгы, горурлыгы. Биредә бик күп мәгълүмат тупланган инде. Элек милиция хезмәткәрләре кулланган әйберләр (хәзергеләр белән аларны чагыштырырлык та түгел), 1970-1990 елларда кигән милиция формалары, ирешкән уңышлар, яулаган бүләкләр, оешканнан бирле эшләгән хезмәткәрләрне барлаган китаплар – барысы да музейга куелган. Сугыш ветераннары, эчке эшләр бүлегендә эшләп отставкага киткән, махсус хәрби операция барган зонада батырларча һәлак булган Фоат Вәлиуллин турында да мәгълүматлар түрдә үк урын алган. Музейга экспонатлар һәм документлар туплауда ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Һашим Гарапшин шатланып кабул итәргә әзер.
Өченче тукталыш – Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы. Ныклап төзек-ләндерелгәннән соң ул танып булмаслык булып үзгәрде. Тышкы яктан гына түгел, эчтән дә бөтенләй яңа төс алган, яктырып, матурланып киткән. Концертлар залы зурайтылган, сәхнә ясалган, оператор бүлмәсе, запас ишек булдырылган.
– Әмма бу әле чик түгел, – диде җитәкчесе Лилия Дәүләтбаева. – Бу бина 1981 елда төзелгән булган. Быел аның түбәсе алышынды, тышланды, милли орнаментлар белән матурланды, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр өчен уңай мохит тудырылды, эчке ягы да заманча итеп эшләнде. Әмма җиһазлар иске калды. Без быел җәй 15 миллионлык грант оттык. Шул акчага китаплар кайтарылачак һәм бу күпфункцияле модель китапханә булачак.
Ветераннарны Алсу Рәхимбаева район балалар китапханәсе, Гөлгенә Хәсәнова китап туплау һәм эшкәртү, Рузия Хәкимова методик бүлмә һәм методистлар, Гөлназ Минһаҗева өлкәннәр бүлеге, уку залы эшчәнлеге белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев