erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Гомер буе типографиядә эшләгән

«Арча хәбәрләре» газетасына 95 ел. Шул уңайдан ветераннарны барлыйбыз.

Бүген гомер буе типографиядә эшләгән Гандәлиф апа Сабироваларда булдык. Хәлен белдек. Сөйләшеп утырдык. Килене Гөлнар ханым да өйдә иде. Гандәлиф апа 1939 елгы. 22 августта 86 яшь тулды.

Редакция белән типография хезмәткәрләре бер коллектив булып эшләде. Максат бер иде - район газетасын чыгару. Журналистлар, редакция хезмәткәрләре газета әзерли, ә типография хезмәткәрләре кургаштан сүзләр җыя, газетаны баса. Гандәлиф апа мәкалә текстын кургаш хәрефләр белән җыя. Бик вак эш. Газета хәефләрен күз алдына китерегез. Бик вак бит алар. Бу эштә күпме сабырлык, түземлек кирәк! Аннан җыелган текстны әйбәтләп ныгытып бау белән бәйләп, өстенә каты "катыргы" матрица, калып каплап, пресслап, кургаш цехына кертәләр һәм өстенә эретелгән кургаш коялар.

Гандәлиф апа, ире Данил абый да әйбәт кешеләр булып хәтергә уелып калды. Алар Данил абый белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Роза редакциядә машинистка булып эшләде. Шат күңелле, ачык кеше иде. Гандәлиф апа күпне күргән апа. Башта ире Данил абый мәрхүм булды. Аннан кияве, кызы, улы бер-бер артлы китеп бардылар... Яраткан бәндәмә бирермен дигән сүзләр дөрес ахры… Тулырак район газетасында язарбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре